Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үлемгә китергән уен - "Әтнә таңы"

Бу куркыныч Яшүсмерләр тормышына куркыныч тудырган уеннар соңгы вакытта интернетта яшен тизлегендә тарала. Бу күбрәк куркыныч эпидемиягә охшап бара. Социаль челтәрләр тараткан балалар үлеменә китерүче эпидемиягә... Яшүсмерләр арасында популяр булган мондый уеннарның төп максаты - баланы үз-үзенә кул салуга китерү икәненә генә күңел берничек тә ышанып бетә алмый. Ни максатта,...

Бу куркыныч

Яшүсмерләр тормышына куркыныч тудырган уеннар соңгы вакытта интернетта яшен тизлегендә тарала.

Бу күбрәк куркыныч эпидемиягә охшап бара. Социаль челтәрләр тараткан балалар үлеменә китерүче эпидемиягә...

Яшүсмерләр арасында популяр булган мондый уеннарның төп максаты - баланы үз-үзенә кул салуга китерү икәненә генә күңел берничек тә ышанып бетә алмый. Ни максатта, моннан кемгә файда, моның артында кемнәр тора - бер - бер артлы әнә шундый сораулар туа. Әле күптән түгел генә матбугатта мондый уеннарның администраторы булган Филипп Лис атлы кешене кулга алулары турында язганнар иде. Ул бүген дә сак астында. Тик аңа карап үз - үзенә кул салучы яшүсмерләр саны гына кимеми.

Бу ничек башлана соң? Интернетта әлеге уенга чакыручы хештеглар(ссылкалар) бик күп. Бала шуларның берсенә басып уенга керә. Аның белән "куратор" аралаша башлый. Ул балага биремнәр бирә, аның уенга әзерлеген тикшерә. Тик иң башта бала белән "куратор" арасында язышу булып ала. "Куратор" баланың нинди гаиләдән икәнлеге белән кызыксына, күңел халәтен сораша- монысы баланың психологик портретын сүрәтләү өчен кирәк. Шунда ук кайда яшәве турында мәгълүмат та сорый. Шуннан соң гына биремнәр бирелә башлый.Кагыйдә буларак, бала уенга бары иртәнге 4 сәгать 20 минутта гына керә. Башта кулга ручка белән уен исемен язып кую кебек бер гөнаһсыз тоелган биремнәр бирелсә, соңрак кулны юка лезвие белән кисү кебекләре китә. Үзеңнең курыкмавыңны күрсәт, янәсе. Һәм бу әле башы гына. Менә шулай уен уйный "кураторлар". Уен 50 биремнән тора. Көн саен бер бирем. Соңгы көнне уенга нокта куела, димәк, бала гомеренә дә. Тиешле вакытта биремне үтәмәгән баланы өенә килеп туганнарын, якыннарын җәзалау белән куркыталар. Ә адресны бала үзе үк бирде бит.

Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү буенча инспекторы Дамир Хадиев әйтүенчә, бүгенге көндә балаларыбыз интернет челтәре аша гаилә традицияләрен җимерүче, җинаять эшләүгә, көчләүгә, мәрхәмәтсезлеккә этәрүче, порнография һәм җәмгыятькә зыян китерә торган яшәү рәвеше алып баруны рөхсәт иткән мәгълүматны бер каршылыксыз кабул итә. Яшүсмерләр сексуаль характердагы мәгълүмат алудан якланмаган.

  • Социаль челтәрдәге мондый уеннарны туктату бер файда да китерми. Берсен япсаң, аның урынына өчәү пәйда булырга мөмкин. Шул ук яшүсмерләр аларны яклаячак, тыелган җимеш татлырак диләр бит. Әлеге уеннар турында язмалар бастыру да аларга тагын да күбрәк реклама ясауга тиң. Тик шуңа да карамастан, бу уеннар башында торучылар җавапка тартылырга тиеш, моның өчен аерым маддә бар. Баларыбызны бары үзебез - әти-әниләр, укытучылар, якын тирәдәгеләр генә коткарып ала алабыз. Аралашу, игътибар, аңлау - әнә шулар турында онытмыйк, ди ул. - Баланың кәефе кинәт үзгәреп китәме, кемнәр белән аралаша, тышкы кыяфәте - болар барысы да күз уңында булырга тиеш. Соңга кадәр компьютер каршында утыра икән - бу беренче билгеләрнең берсе.

Яшүсмер белән үзара бәйләнешне югалтмау кирәк, дип киңәш итә психологлар да. Ул үзенең проблемалары, борчулары белән интернеттагы чит кешеләргә түгел, әти- әнисенә мөрәҗәгать итә алачагын белергә тиеш.

Безне кечкенә вакыттан чит кешеләргә ишек ачмаска, аралашмаска өйрәттеләр. Бу киңәшләр бүген дә актуаль. Шуңа да әти- әниләргә шуны әйтәсе килә - балагызга күбрәк игътибар бирегез. Интернет китерүче куркыныч турында аңлатыгыз. Компьютерыгызда кирәкмәгән мәгълүмат алуны булдырмый торган фильтлар куегыз. Ә иң мөһиме - балагызга карата битараф булмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев