Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Үлемсез полк", хәрби парад, салют һәм фанфаралар: Казанда 9 май ничек үтәчәк?

Казанлыларга 15 мең данә Георгий тасмасы таратачаклар. Казан гарнизоны гаскәрләре һәм хәрби техника парады, «Үлемсез полк» акциясе һәм «Җырлый торган Казан» хоры интерактив программасы. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Казанда әнә шундый бәйрәм чаралары узачак. Җиңү көне зур бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк. - Бүген Казанда 14,5 мең ветеран,...

Казанлыларга 15 мең данә Георгий тасмасы таратачаклар. Казан гарнизоны гаскәрләре һәм хәрби техника парады, «Үлемсез полк» акциясе һәм «Җырлый торган Казан» хоры интерактив программасы. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Казанда әнә шундый бәйрәм чаралары узачак. Җиңү көне зур бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк.


- Бүген Казанда 14,5 мең ветеран, шул исәптән 717 сугышта катнашучы һәм 1152 инвалид, 12660 тыл хезмәтчәне һәм сугышта һәлак булучыларның тол хатыннары гомер кичерә. Аларның тормыш-көнкүреше, пенсия белән тәэмин итү һәм медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре, башка ихтыяҗлары һәрвакыт даими игътибар үзәгендә. Районнар тарафыннан өлкән яшьтәге кешеләргә предприятие һәм мәктәпләрдән кураторлар, медицина һәм социаль хезмәткәрләр беркетелде. Анкеталар һәм социаль паспортлар төзелде, - дип хәбәр итте шәһәр Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

Районнарда узачак чаралар

Апрельдән башлап, шәһәр районнары хакимиятләре киңкырлы мәдәни программалар, тантаналы митинглар һәм хәтер вахталары, ишегалды бәйрәмнәре үткәрә, район башлыклары ветераннар белән очраша.

3-6 май көннәрендә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр һәм обелисклар янында 14 искә алу чарасы узачак. 4-5 майда Казан вертолет заводы һәм Казан моторлар төзү берләшмәсе янындагы мәйданчыкта фронт агитбригадалары концертын тамаша кылырга мөмкин. 5 майда «Крылья Советов» паркы «Без синең оныкларың, Җиңү!» дигән район чарасына чакыра.

27 апрельдән 9 майга кадәр Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте тарафыннан 33 һәйкәл янында ветераннар, мәктәп укучылары, студентлар һәм предприятие хезмәткәрләре катнашында тантаналы митинглар оештырыла. Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын «Олимп» балалар иҗат үзәге һәм Тынычлык бистәсендәге Мәдәният сарае янында узачак бәйрәм чараларында да көтеп калалар.

3-5 май көннәрендә Киров һәм Мәскәү районнарындагы скверлар, торак массивларында искә алу митинглары узачак.

4 майда «Ак барс» яшьләр үзәгендә тантаналы чара планлаштырылган. Биредә 1967 елда ветераннар тарафыннан калдырылган, киләчәк буыннарга юллама-мөрәҗәгать салынган капсуланы тантаналы төстә ачу күздә тотыла. Казанлыларны шулай ук Петров, Урицкий һәм Кырлай паркларында узачак бәйрәм концертларына чакыралар.

9 майда Юдино бистәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелиск янындагы «Дан аллеясы»нда тантаналы чаралар үткәрелә.

Совет районында мемориаль такталар һәм сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр янында митинглар һәм искә алу чаралары 31 мәйданчыкта узачак, күркәм гадәткә әверелгән ишегалды бәйрәмнәре оештырылачак.

5 майда «Мирас» стадионында киң колачлы район бәйрәме үтә.

Быел 6 майда беренче тапкыр Таулар-Әмәт урман паркында «Салют, Җиңү!» дип исемләнгән бәйрәм чаралары уза. Биредә кыр кухнясы, «чемодандагы музей» эшләячәк, җиңел атлетика эстафетасы һәм яшьләр өчен интерактив программа оештырылачак. 9 майда Совет мәйданындагы скверда барлык ветераннарны «Шәһәр бакчасында тынлы оркестр уйный» дигән традицион бәйрәм концертын тамаша кылырга чакыралар.

9 Май программасы

Җиңү көне бәйрәмнең иң югары ноктасы булачак. Иртәнге 8дә Арча һәм Архангель зиратларындагы хәрбиләр күмелгән каберләргә тантаналы төстә веноклар һәм чәчәкләр салачаклар. 9.00 сәгатьтә исә Җиңү паркында Мәңгелек утка, шулай ук Аналар һәм тол хатыннар монументына чәчәкләр һәм гирляндалар куелачак.

Быел бәйрәмнең төп чаралары 1000 еллык мәйданында уза. 9.45 сәгатьтә ул ике мең артист катнашындагы зур театраль пролог белән ачылып китәчәк. Шуннан соң ике мең хәрби хезмәткәр һәм хәрби училищеларда, кадет сыйныфларында укучылар һәм яшь армиячеләр катнашында Казан гарнизоны гаскәрләре парады була. Бәйрәм парадының ахырында 1000 еллык мәйданы буйлап механикалаштырылган хәрби техника узачак.

Җиңү паркында бәйрәм чаралары көне буе - иртәнге 10нан кичке 7гә кадәр дәвам итә. Кунаклар өчен тематик мәйданчыклар оештырылачак, Россиянең 32 төбәгеннән килгән иҗат коллективлары катнашында «Җиңү варислары» фестивале узачак. Биредә шулай ук «Җиңү фанфаралары» балалар тынлы оркестрлары фестивален тамаша кылырга мөмкин. Паркның бәйрәм сәхнәсендә беренче тапкыр «Жизнелюб» социаль проектында катнашучылар чыгыш ясаячак.

- Быел «Үлемсез полк» акциясенә Казан да кушыла, аның маршруты Карл Маркс, Лобачевский, Кремль урамнары буйлап үтеп, 1000 еллык мәйданына кадәр дәвам итә. Акция 15.00 сәгатьтә старт алачак. Анда катнашучылар узган елдагы кебек үк ишле булыр дип өметләнәбез. «Үлемсез полк» маршрутындагы соңгы нокта - 1000 еллык мәйданы. Биредә акциядә катнашучыларны «Җырлый торган Казан» хорының зур интерактив программасы көтә, - ди Азат Абзалов.

Бәйрәм программасы 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итеп, салют белән төгәлләнәчәк. Казан мэры Илсур Метшин 9 майның үзенчәлекле бәйрәм булуын билгеләп үтте һәм казанлыларны ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт белән карарга, өлкәннәрне кайгыртырга, аларга карата игътибарлы булырга өндәде.


Наталья РЫБАКОВА, sntat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев