Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәрне олыладылар

Өлкәннәр көне уңаеннан безнең Олы Әтнә авылында бик зурлап бәйрәм уздырдылар. Хуҗалык җитәкчесе Илфат Хәкимов эшләп чыккан барлык пенсионерларга бүләк ясады. Алдан ук Һиндия Галиуллина пакет тулы күчтәнәчләр өләшеп, бәйрәм белән тәбрикләп китте. Рәхмәт яусын аларга. Район хакимияте тарафыннан Әтнә дәүләт драма театры бинасында зур табын артында килгән өлкәннәрне кайнар...

Өлкәннәр көне уңаеннан безнең Олы Әтнә авылында бик зурлап бәйрәм уздырдылар.
Хуҗалык җитәкчесе Илфат Хәкимов эшләп чыккан барлык пенсионерларга бүләк ясады. Алдан ук Һиндия Галиуллина пакет тулы күчтәнәчләр өләшеп, бәйрәм белән тәбрикләп китте. Рәхмәт яусын аларга.
Район хакимияте тарафыннан Әтнә дәүләт драма театры бинасында зур табын артында килгән өлкәннәрне кайнар чәй, коймак белән сыйладылар; тәмле ризык­лар ашап кунак булдык. Соңыннан Казан артистлары әзерләгән зур концерт карадык, бик күңелле булды. Барлык кешегә дә ошагандыр ул. Концерт көчле алкышлар астында узды. Соңыннан татар телендә төшерелгән "Айсылу" кинофильмын карадык. Күзләргә яшь китерде ул: кыскача эчтәлеге белән дә таныштырып үтим әле.
Яшь, мәктәпне яңа тәмамлаган кыз баланың язмышы берәүне дә битараф калдырмагандыр. Култык таягында килеш сәхнәдә беренче адымнарын ясаган кызны район мәдәният йортында ясаган концертыннан соң, Казанга китеп анда телевидениегә төшәргә ярдәм итүчеләр, укырга кереп белемен күтәрергә киңәш бирүчеләр арасында яшь кызның талантыннан көнләшеп аяк чалучылар да була. Шулай да тырышлыгы нәтиҗәсендә ул данлыклы "йолдыз"га әвереләчәк - моңа шик юк. Кыс­касы, бу фильмны бик яратып карадык. Афәрин бу фильмны төшерүчеләр, киләчәктә ахырын да күрергә насыйп булса иде.
Еллар тыныч торып, җитәкчеләребезнең күңеленә миһер-шәфкать керсен, һәркем, аеруча яшьләребез үзләренә лаек эш урыннары тапсалар иде. Барыбыз да исән-сау булыйк, ут хәвефләреннән, юлларда техника йөртүчеләрне фаҗигалардан сакласа иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев