Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Магнит бураннары көнендә ял бирергә тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасында метеобәйле кешеләр өчен магнит бураннары көнендә ял алырга рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Реклама (Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). "Фобос" һава торышы үзәге мәгълүматлары буенча, 13 октябрьдә Җирне көчле магнит бураны каплаячак һәм 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. "Бүген без метеобәйле кешеләргә "отгул" бирү тәкъдиме...

Дәүләт Думасында метеобәйле кешеләр өчен магнит бураннары көнендә ял алырга рөхсәт итәргә мөмкиннәр.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). "Фобос" һава торышы үзәге мәгълүматлары буенча, 13 октябрьдә Җирне көчле магнит бураны каплаячак һәм 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

"Бүген без метеобәйле кешеләргә "отгул" бирү тәкъдиме белән чыктык", - дип белдергән ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов.

Статистика буенча, инфаркт һәм инсультларның 70 проценты магнит бураннары вакытында була. Бу авырулар исә дөньяда башка авырулар арасында беренче урында тора, дип белдергән ул.

Власов әлеге тема буенча Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилинга сорау юллаган. Ул бу көннәрдә килеп чыккан бәхетсезлек очраклары һәм проиводстводагы җәрәхәтләр алу статистикасын ачыклауны сораган. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына тиешле канун проектын әзерләүдә катнашырга тәкъдим иткән. Шундый ук сорауны либерал-демократ Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцовага да юллаган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/13/150242/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев