Максатыбыз – халык иминлеге
Агымдагы елда Россия Эчке эшләр министрлыгы ике юбилеен билгеләп үтә - сентябрь аенда Россия Эчке эшләр министрлыгы оешуга 215 ел тулса, 10 ноябрьдә совет милициясенә - 100 ел. 2011 елдан соңгы дата Россия Федерациясе эчке эшләр органы хезмәткәре көне буларак билгеләп үтелә. Тәртип сагында торган, еш кына үз-үзләрен дә аямый,...
Агымдагы елда Россия Эчке эшләр министрлыгы ике юбилеен билгеләп үтә - сентябрь аенда Россия Эчке эшләр министрлыгы оешуга 215 ел тулса, 10 ноябрьдә совет милициясенә - 100 ел.
2011 елдан соңгы дата Россия Федерациясе эчке эшләр органы хезмәткәре көне буларак билгеләп үтелә. Тәртип сагында торган, еш кына үз-үзләрен дә аямый, тормышларын куркыныч астына куеп, иминлекне тәэмин иткән тәртип сакчыларының хезмәте, һичшиксез, хөрмәткә лаек.
Әтнә Эчке эшләр бүлеге әлеге зур датаны нинди уңышлар белән каршылый, иминлек сагында торучыларны нәрсә борчый, нәтиҗәләр бармы - шул хакта Эчке Эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Ленар Әнәс улы Минһаҗев белән сөйләшәбез.
- Безнең аерым бүлек булып эшли башлаганга әле берничә генә ел. Әмма шуңа да карамастан, бик бердәм, тату коллектив туплауга ирештек. Бүгенге көндә штатлар тулы. Вакансия белән проблемалар юк. Хезмәткәрләр уртача 30-35 яшьтә. Уртача стажлары 5-10 ел. Шәхси составның 75 проценты югары юридик белемле. Читтән торып укуларын дәвам итүчеләр дә бар. Төрле чаралар, бәйрәмнәр, шул исәптән милли "Сабантуй" бәйрәме барышында да җәмәгать тынычлыгын саклауда актив катнашабыз. Бүлек хезмәткәрләре җыелма отряд составында башкалабызда узган Конфедерация Кубогы көннәрендә дә халык иминлеге сагында тордылар. Эчке эшләр министрлыгы, район хакимияте тарафыннан куелган бурычларны тулысынча үтәп барабыз. Хезмәт өчен шартлар тудырылган - бинабыз җылы, техника белән тәэмин ителеш яхшы. Бу уңайдан район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхановичка аерым рәхмәт сүзләре җиткереп үтәсе килә. Даими рәвештә ярдәм күрсәтеп тора. Күптән түгел генә хезмәткәрләр өчен машина куярга "стоянка" эшләнде. 1997 елда төзелгән бинаның бүгенге көндә тәрәзәләрен яңартабыз.
Инде уңышларга килгәндә, 9 айлык эш нәтиҗәләре буенча үз категориябездә республика буенча 21 район арасында 11 урында барабыз. Оператив хезмәт эшчәнлегенә игътибар итсәк, 9 айга барлыгы 34 җинаять очрагы теркәлгән. Узган еллар белән чагыштырып китсәк, 2016да - 69, 2015тә - 44, 2014тә - 26, 2013тә 79 очрак булган. Ачылмаган җинаятьләр - дүртәү, узган ел бу сан тугыз булган. Алар арасыннан аеруча авыр җинаятьләр саны - бишәү. Узган ел бу сан 17 иде. Уртача авырлыктагы җинаятьләр - 12, узган елның тугыз аена ул 19 булган. Бик авыр булмаган җинаятьләр саны - 17, узган ел исә 33 очрак теркәлгән. Шәхескә каршы 8 җинаять кылынса, узган ел бу сан 23 булган. Шунысы куанычлы, үлем белән бәйле җинаятьләр теркәлмәгән. Көнкүрештә кылынган җинаятьләр саны узган ел 3 булса, быел ул 1 генә. Милеккә каршы 15 җинаять кылынган, узган ел - 34.
Урлашу очраклары - 9, узган ел 18 булган. Мошенниклык белән бәйле җинаятьләр узган ел 5 булса, быел берәү дә теркәлмәгән. Болар акчаларны банкомат, телефон аша күчерү белән бәйле. Арзан бәягә кызыгып, акчаларыннан колак кагучыларга кагылышлы әлеге биш эшнең дүртесе әлегә туктатылып тора. Югары технологияләр өлкәсенә кагылышлы мондый җинаятьләрне ачу иң катлаулысы. Шуңа да, халык ялганга ышанмасын, игътибарлы булсын иде. Акчаны кире кайтару мөмкинлеге юк диярлек. Корал белән бәйле өч җинаять теркәлгән, узган ел икәү генә булган. Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр саны - 3. Икътисад өлкәсенә килсәк, 2 җинаять эше теркәлде: берсе - вазыйфаи зат тарафыннан урлашу очрагы һәм икенчесе - участок инспекторына ришвәт бирүгә кагыла. Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә кылынган 9 җинаять эше теркәлгән, узган ел 13 булган. Хезмәткәрләребез тарафыннан әледән әле спиртлы эчемлекләр сатуга кагылышлы профилактик чаралар үткәрелә. Халыкка мөрәҗәгать итеп шуны да әйтәсе килә, әгәр сату нокталарында тиешсез вакытта спиртлы эчемлекләр сату очрагын күзәтсәгез, яисә өйдән сатучылар булса, кичекмәстән 2-15-75 телефоннарына, дежур бүлеккә хәбәр итегез. Анонимлык гарантияләнә. Бергәләп эшләсәк кенә бу ямьсез күренешне туктату мөмкин. Тугыз ай эчендә дежур бүлеккә барлыгы 870 хәбәр кергән, узган ел бу сан 911 булган. Шулар арасыннан 36 шалтырату буенча җинаять эше ачылган.
Бүлекнең ЮХИДИ бүлекчәсе эшенә тукталып китик. Район юлларында тугыз ай эчендә барлыгы 11 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 2 кеше үлде, 14 кеше тән җәрәхәтләре алды. Һәлакәтләр күбесенчә тизлекнең тиешледән күпкә артык булуы, каршы як полосага чыгу белән бәйле. Тән җәрәхәтләре алу, кеше үлеме белән бәйле әлеге һәлакәтләрнең унысы - машина йөртүче гаебе белән килеп чыккан. Аларның дүртесендә машина йөртүчеләр руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган килеш утырган. Уйланырлык саннар түгелмени? Балалар белән бәйле һәлакәтләр саны - икәү. Бу сан узган елгыдан үзгәрмәгән. Юл кагыйдәләре таләпләре үтәлешенә зур игътибар биреп киләбез. Мәктәпләрдә профилактик чаралар, юлларда махсус операцияләр үткәрелә. Район юлларына мобиль системалар куелды, аларның санын арттыруны планлаштырабыз. Руль артындагылар үзләре дә игътибарлы булсыннар иде. Тиешле тизлек, куркынычсызлык каешын куеп йөрү, балаларны махсус утыргычларда йөртү, гомумән, юл кагыйдәләрен тиешенчә үтәү - үзебезне дә, якыннарыбызны да, тирә-яктагыларны да зур бәлаләрдән коткарып кала.
Террористик, экстремистик хәрәкәтләргә каршы көрәш буенча зур эш алып барыла. Шулай ук замана афәте булган бу күренешне профилактикалауны күз алдында тоткан төрле операцияләр үткәрелә. Бу очракта да халык ярдәменә таянып эш итәбез. Тагын бер кат исегезгә төшереп узасы килә - кеше яшәмәгән йортларда, мәчет тирәләрендә шикле тоелган кешеләргә тап булсагыз, аеруча чит ил гражданнарының үз-үзен тотышы шикле тоелса, шулай ук безгә хәбәр итсәгез иде. Бу һәркайсыбызның иминлеге белән бәйле.
Авыл җирлекләре белән дә тыгыз бәйләнештә эшлибез. Ирекле халык дружинасы әгъзалары һәрвакыт ярдәмгә килә. Район буенча 113 кеше алар .
Бәйрәм уңаеннан аеруча яхшы эш нәтиҗәләренә ирешкән хезмәткәрләрне барлап китәсе килә. Ирек Бәйрәмов, Рифат Нурмехәмәтов, Радик Заһидуллин, Фәнил Сабиров, Фәнис Низамиев, Марсель Гәлләмов, Айсылу Нигъмәтҗанова, Роза Гущина, шулай ук Эльвира һәм Азат Әмировлар - әнә шундыйлардан. Барлык хезмәткәрләргә дә җинаятьләрне ачуда оператив уңыш, сәламәтлек, гаиләләрендә тигезлек телим. Бердәм коллектив булып, киләчәктә дә халык иминлеген саклауда тырыш хезмәт күрсәтергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев