Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

МАКТАУГА ЛАЕКЛЫ ХЕЗМӘТ

41 ел гомерен балалар укытуга багышлаган Бәдәр Абдулла кызы Бариевага 16 июнь көнне 90 яшь тулды.

Олы Әтнә авылында гомер кичерүче Бәдәр Абдулла кызын олы юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрдәнов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Миңлегөл Фазлыева килделәр. Иң элек Габделнур Гыйльметдин улы Россия Федерациясе Президенты Владимир Вла-димирович Путинның котлавын укыды, аннары район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовның үзебезчә, татарча языл­ган ихлас котлау сүзләрен җиткергәннән соң: "Үзенә дә олы рәхмәтемне җиткерегез", - дип куйды Бәдәр апа.

"Мин белем биргән укучыларның да иң олысына 45 яшь инде. Әти-әниләр, балалар белән дә уртак тел табып эшләдек, Аллага шөкер. Балаларны бик яраттым, алар да мине хөрмәт итәләр иде. Бер әнинең әйткәне әле дә хәтеремдә. "Бәдәр апа, безнең Мәхмүт бер кешене дә тыңламый, сез ничек җаен табасыз аның", дия торган иде. Аңлашып эшләргә тырыш­тык. Укучыларым әле дә: "Безнең укытучы апа­ның хәлләре ничек?" дип гел сорашып торалар. Рәхмәт аларга. 1977 елда укытучы булып эшләвемне төгәлләдем. "Хезмәттәге батырлыгы өчен" медале белән дә бү­ләкләндем", - диде ул. Ә укытучы булырга хыял­ланырга да өлгерми кала Бәдәр апа. "10 классны тәмамлаганда сугыш баш­ланды. Бөтен класс­ белән РОНОга алып килделәр һәм авылларга укытырга җибәрделәр. Ул вакытта миңа 17 яшь. Аннары мин өч кыз белән Әтнәдә военкомат чакыруы буенча комиссия тордым. Соңын­нан "Бу группа тул­ды, әле­гә кайтып торыгыз" дип, кире борып җибәрделәр". Шул кайтканнан, гомере буе укытучы һөнәренә чын күңеленнән, ихластан хезмәт итә. Башта Түбән Көек мәктәбендә укыта, укытучы булмау сәбәпле Кече Әтнә авылында да эшләп алырга туры килә аңа. Ә 30 елдан артык Олы Әтнә урта мәктәбендә укучыларга башлангыч белем бирә. Шулай ук өч кызы, ике улы да югары белемлеләр. Балалары Назирә, Фәйкүнә, Нәкыя, Равил, Рүзәл өчен яраткан әни, 7 оныгы, 5 оныкчыгы өчен кадерле әби дә Бәдәр Абдулла кызы Бариева бүгенге көндә. Алдагы елларыгызда да Ходай Тәгалә бәхет­ле картлык насыйп итсен сезгә Бәдәр Абдулловна, сәламәт булыгыз.

Автор фотосында Бәдәр Абдулла кызы кызлары һәм кияүләре белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев