Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марат Әхмәтов: “Быелгы кебек икмәкле ел кирәк иде”

Министр кукурузның октябрь башында-урталарында җыеп алыначагын әйтте.

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 20 сентябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда 4,8 млн тонна икмәк суктырылган. Тагын 100 мең тонна ашлыкны җыеп алу көтелә. Бу хакта кичә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында Татарстанның Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

"Урып-җыю өчен һава торышы бик кулай булды. Ходайның рәхмәте, августның 10 сыннан 29 ына кадәр шундый матур һава шартлары туры килде. Без икмәкнең күп өлешен шул 15 көн эчендә җыеп ала алдык. Тәүлек саен 180-185 мең тонна суктырып бардык. Әлбәттә, тагын да бер 500 комбайнга көчлерәк булсак, күптән 5 млн тонна җыйган булыр идек. Сентябрь аенда, бигрәк тә яңгырлардан соң, 10 нарыннан соң җыеп алынган икмәкнең барыбер уңышы август аендагы икмәк уңышы кебек түгел, ул гектарына 7-8 шәр центнерга кимрәк. Ниндидер табигый югалту да бар, дөрес, ул кадәр күпләп коелган бөртек тә күренми җирдә. Гомумән, һәр ел нәрсәсе беләндер үзенчәлекле, быел икмәкле ел. Гәрчә җәй салкын булып, чәчү соң башланса да, урып-җыюга соңлап керешсәк тә, дым җитәрлек булды, төрле технологик, финанс чаралары күрелде", - дип сөйләде Марат Әхмәтов.

Министр әйтүенчә, районнар бөртеклекләр суктыруны төгәлләп килә. Әтнә, Апас, Зәй районнары бөртеклекләрне җыеп алуны тәмамлау буенча рапорт биргән. Марат Әхмәтов кукуруз уңышы октябрь башында-урталарында көтеләчәген билгеләп узды. "40-45 мең гектар кукурузны бөртеккә җыеп алырбыз дип уйлыйм, кукуруз бик кирәк, юкса сөт савымын югары дәрәҗәдә тәэмин итеп булмаячак", - диде ул.

"Әлбәттә, быелгы кебек икмәкле ел кирәк иде. Дөрес, без инде корылык елларына да гадәтләнеп килә идек. Ул шартларда да зыянга эшләмәскә, ныклыгыбызны сакларга ияләндек, корырак, җылырак шартларда үсә торган культураларны гамәлгә керттек. Сүз көнбагыш, бөртеккә кукуруз игү турында бара. Ни гаҗәп, шикәр чөгендере дә корылыкка чыдам культура булып чыкты. Без үткән коры елда да 2 млн 300 мең тонна шикәр чөгендере үстергән идек, һәм хәйран табышлы булган иде. Аның өстенә, үсемлекләрне тәрбияләү чараларын да кулландык, корылыкка каршы бик күп яңа технологияләр гамәлгә кертелде. Яфрактан тукландыру дигән төшенчә бар, элекке дымлы елларда моның белән шөгыльләнгән юк иде, соңгы ике елда моны 1,5 млн шар гектарда башкардык. Ә ул, үз чиратында, тамыр коры булып, тамырдан туклану һәм дым килә алмаганда, яфракның фотосинтезга сәләтен югалтмас өчен, өстәмә тукландыру корылыкны җиңеләйтергә мөмкинлек бирә иде. Аннары хәлне җиңеләйтү өчен бик күп биологик препаратлар ярдәмгә килде", - дип билгеләп узды Марат Әхмәтов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/21/148703/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев