“Матурлыкка икебез дә гашыйк”
Яңа Әтнә авылына кергәндә уң якта сокланып туя алмаслык бер йорт кала. Надия һәм Рүзәл Борһановлар яшәгән нигез бу. Авыл кешесен хәзер зур, иркен йорт, каралты-кура белән артык гаҗәпләндерә алмыйсың. Тормышлар җитеш, Аллага шөкер, элеккеге урыс капкалары да, сап- сары агач буралыклар да тарихта гына калып бара. Хәтта капка төбендә...
Яңа Әтнә авылына кергәндә уң якта сокланып туя алмаслык бер йорт кала. Надия һәм Рүзәл Борһановлар яшәгән нигез бу.
Авыл кешесен хәзер зур, иркен йорт, каралты-кура белән артык гаҗәпләндерә алмыйсың. Тормышлар җитеш, Аллага шөкер, элеккеге урыс капкалары да, сап- сары агач буралыклар да тарихта гына калып бара. Хәтта капка төбендә торган урындыкка кадәр икенче, заманча хәзер. Затлы материаллар белән тышланган йортлар, ялтыравык түбәләр, тимердән бизәкләп эшләнгән капка-койма - хуҗаларның җитеш тормышы әнә шулай урам яктан ук күренеп тора. Борһановларның йорты исә тышкы дизайны белән бөтенләй дә үзгә. Капканы ачып керүгә биредә искиткеч матурлыкка тап буласың. Җырларда җырланган гүзәл бакча - оҗмах бакчасы нәкъ менә шушыдыр инде. Кай тарафка күз салсаң да, йорт хуҗасының оста куллары җан өргән берәр нәрсәгә тап буласың. Алай гына да түгел, тулы бер композиция итеп эшләнгән, ял итәргә менә дигән мөмкинлек биргән урыннар байтак монда. Әнә җыйнак кына күл өстендә үрдәкләр йөзеп йөри. Күл тирәли утыртылган ак маргаритка чәчәкләре үзенә бер ямь бирә. Ташлар арасыннан челтерәп чишмә ага. Бер читтә оныклар өчен комлык. Тик гади түгел, машина арбасына төялгән. Чын диярсең, валлаһи, берничә тапкырга кечерәйтеп кенә эшләнелгән. Ерак түгел алар өчен читәннән үрелгән ял урыны. Шунда ук өлкәннәр өчен ял урыны. Монысы җыйнак кына беседка. Тыштан карап торышка кечкенә тоелса да, эче бик иркен, матур. Шулар белән беррәттән кыяр-помидор парниклары, каен ботакларыннан эшләнгән тәбәнәк кенә киртәләр белән уратылган карлыган куаклары, тагын бер нәни генә күл, шунда ук грек стилендәге статуялар (боларына Надия апа мөккиббән) - үзара шулкадәр берсен-берсе тулыландыра ки, исең китәрлек. Уйлап чыгарып бетерергә дә кирәк бит. "Хыяллануын мин хыялланам, эшләвен Рүзәл эшли. Бер сүземне дә кире какмый, үзенең идеяләре белән берләштереп, эшләп тә куя", - дип елмая хуҗабикә. Дөрестән дә, биредәге һәр нәрсәне җиренә җиткереп, бөтен нечкәлекләрен күздә тотып башкарып чыгу өчен бик күп сабырлык та, шул ук вакытта осталык та кирәк.
Надия һәм Рүзәл Борһановлар 1981 елда гаилә коралар. Ике егет тәрбияләп үстерәләр. Аларның берсенең хәзер инде үз гаиләсе. Бу нигезгә күчкәннәренә әле өч кенә ел. Надия апа гомер буе башта «Сельхозтехника»га, хәзер инде "Тукай" хуҗалыгына караган ашханәдә хезмәт куйган. Рүзәл абый исә электрик. Тырышлыклары, уңганлыклары быел үзенең нәтиҗәсен дә бирде. Экология министрлыгы тарафыннан үткәрелгән "ЭкоЯз-2017" бәйгесенең зона турында катнашып "ЭкоГаилә-2017" номинациясендә җиңүче дипломына лаек булды алар. Бүләккә - кәрәзле телефон. Монысы инде киләчәккә тагын да кызыклырак идеяләрне тормышка ашырыр өчен стимул булып тора. Ә андый идеяләр күп аларда. Рүзәл абый арбасы белән җигүле атны эшләп бетереп ята. Уллары Айнурның да куллары мондый эшкә бара икән. Агач төбеннән бер дигән итеп, шомартып, лаклап оригиналь өстәл ясап куйган. Әти-әнисе башлап җибәргән эш дәвамлы булачак, димәк. Шулай гына була күрсен.
"ЭкоЯз-2017" бәйгесе Олы Әтнә урта мәктәбе һәм "Кояшкай" балалар бакчасына да уңыш китерде. "ЭкоМәктәп-2017" һәм «ЭкоБакча-2017» номинациясендә җиңеп, дипломнар һәм мәктәп - химик мини-лаборатория, ә балалар бакчасы микрофоннар җыелмасы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев