Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“НИНДИ УЛ МӘХӘББӘТ ТАВЫ?”

Нияз тәрәзәдән караган саен, шул тауны эзли иде. Шулай, тәрәзә каршында уйланып, аның көннәре узды, ә тау үзенә тарта торды.

Кечкенәдән Нияз тау ту­рындагы риваятьне тың­­лап үсте. Әле дә бү­ген­гедәй хәтерендә: ул капка төбендәге урындыкта утыра, бабайсын күреп ала да, аның янына килә. - Бабай, синең әнә те­ге "Мәхәббәт тавы"на мең­гәнең бармы?

- Минемме... бар, - дип сузып кына җавап бирде карт. Ә үзенең күзләре Нияз күрсәткән якта иде. Нияз бабасының тавышы, йөзенең үзгәргәнен сизде.

- Бабай, нинди ул "Мә­хәббәт тавы"? - дип кы­зыксынуын дәвам итә.Ниязның күзләре янып тора, бөтен гәүдәсе бе­лән ул очарга әзер иде. Мөмкинлеге булсамы, хәзер үк шул тауга таба очар иде.

- Тау тау инде ул, улым, - диде бабай. Ләкин Ни­яз би­решмәде. Бабайдан мең тапкыр ишеткән рива­ять­не сөйләвен үтенде. - Без бала чакта ул тау­ның исеме икенче төрле иде. Без аны "Җиләкле тау" дип йөртә идек. Өйдә ашарга булмаганлыктандыр инде, буш вакыт чыгу белән шул тауга чаба идек. Чөнки анда җиләк бик күп иде. Кызлар, егетләр җиләк ашап туйгач, рәхәтләнеп аунап уйный идек. Аннан тагын җиләк ашап, караңгы төшкәч кенә өйгә кайта идек. Ул вакытлар балачакның иң матур, бәхетле мизгелләре...

Тауның бер читендә ялгыз агач үсә иде. Ләкин без, балалар, аның янына барырга курка идек. Кечкенәдән әти-әниләр, анда бармагыз, аның янына барырга ярамый, дип кисәтеп килделәр. Шунлыктандыр инде, без ул агачтан шүрли идек.

Эштә, хезмәттә еллар үтә торды. Безнең авыл­га бүтән җирләрдән кешеләр кайта башлады. Авылыбыз зурайды. Яңа гаиләләр барлыкка килә торды. Яшь парлар үзләренең мә­хәббәтләрен менә шу­шы тауга менеп аңлата торган булдылар. Ләкин аның сере бар: тауга чын мәхәббәт булса гы­на менәргә ярый. Бабай бу сүзләрне әйтеп тә өлгермәде, Нияз:

- Бабай, нәрсә соң ул чын ярату, мәхәббәт? - Бабай дәшмәде, чөнки егеткә бу сорауны аңлату икеләтә авыр иде.

Ниязга шушы көннәрдә генә 16 яшь тулды. Аңа яшьтәшләре белән бергә бакчага да, мәктәпкә дә йөрергә насыйп булмады. Ул - инвалид. Аның аягы да, кулы да юк. Аны укытучылар өйгә килеп укыттылар. Шунлыктан ул яза да, укый да белә. Аз-маз гитара чиртә. Аның кулы да, аягы да -протез.

...Яратуның нәрсә икә­нен Нияз белә. Әти-әнисе, бабайсы, туганнары аны яраталар. Ул бу яратуны бөтен күңеле белән тоя. Ләкин....

- Менә беркөн таудагы ялгыз агач урталай бүленеп сынып төште, - дип дәвам итте үзенең сүзен бабай. Авыл яшь­лә­ре нишләргә, нәрсәгә юрарга да белмәде бу вакыйганы. Нинди билге икән бу дип баш ваттык. Аллага шөкер, ул-бу булмады. Яшьләрнең бер өлеше яңа агач утыртырга кирәк дисә, күбесе кирәк түгел дип санады. Шу­­лай да сынган агач яны­­на юл бетмәде. Яшь егет-кызлар үз хисләрен аң­латуны шул агач төбендә дәвам иттеләр. Әллә ке­шеләрнең ышанычы, әл­лә инде кешеләрдәге матур хисләр ярдәм итте - агач яшәрде, матурайды. Шуннан башлап бу тау­ны "Мәхәббәт тавы" дип атый башладылар.

- Бабай, синең дә анда менгәнең бар бит әйеме, - дип кабат сорап куйды Нияз. Бабай елмайды гына. Ә бу "әлбәттә" дигәнне аңлатучы елмаю иде. Нәрсәдер булды Нияз күңелендә. Ул беренче тапкыр үзенең кул-аякларын күрә алмый башлады. Беренче тапкыр аның кычкырасы, елыйсы килде. Беренче тапкыр ул үз-үзенә карата кимсетелү хисен тойды. Үз-үзен күрә алмады.

Күп уйланды Нияз... Төн­нәрен, көннәрен уйланды. Акрынлап үз көенә кайт­ты. Көчле иде ул. Нияз бу киеренке хәлен дә җиңеп чыкты. Про­тез белән булса да спорт бе­­­лән шөгыльлән­де, әй­­бәт укыды, тех­ника бе­­лән кызыксын­­ды. Авыл китапханәсен­дә ул укымаган ки­тап кал­ма­­ды... Мәктәпне дә ях­шы билгеләргә ге­нә тә­­мамлады. Ниязның кү­ңелендә дуслары, яшь­тәшләре шикелле кая­дыр укырга керергә, юга­ры бе­лем алырга, кирәкле һөнәр иясе булырга дигән зур өмет яши иде.

Ләкин бүген бер те­ләк Ниязга тынгы бир­ми. Аның ул ишетеп белгән, ничә ел­лар инде ерактан күзәтеп йөргән тау­га менәсе килә. Тик ничек? Ничек?!

Бүген Нияз йокыдан ир­тә уянды. Күңеле шат, рәхәт иде аңа. Көне дә кояшлы иде, гүя аңа ярдәм итәсе киләдер кебек иде. Ниндидер илаһи көч тойды үзендә Нияз. Үз-үзен көчле итеп сизде. Протезлары яңа булуга карамастан (укырга керер алдыннан аңа Мәскәүдән яңа протезлар кайтарткан иделәр), ул аларны чын кул-аяклары итеп сизә иде. Йөрәге икенче төрле итеп тибә, күңел оча, аңлап булмый торган хис аның белән идарә итә иде. Бүген аның иң изге теләге тормышка аша.

- Бабай, - дип дәште ул ишек алдында мәш килеп йөргән бабайсына. - Бабай, миңа булыш әле. Мине теге тау янына алып бар әле. Оныгын матур киемдә инвалид коляскасында күргән ба­бай бер мәлгә телсез калды. Күңелендә туган соравын да бирә алмады. Аңлады ул Ниязны. Ничек аңламасын. Аның каршында үз-үзенә ышанган, төпле фикерле егет утыра иде.

Коляскада тауга менеп булмаслыгын Нияз бик яхшы белә иде. Ничек кенә авыр булса да, менде ул шул тауга. Ауган агачны эзләп тапты.

- Шул ук агач, бабам сөйләгән агач, диде ул чын күңелдән балаларча куанып.

Протез куллар агач­ны кочаклады, протез аяклар ботларны чемет­те. Ни­язның битеннән кай­нар күз яшьләре акты. Шатлык­лы күз яшьләре иде ул. Ул үзенең гомерен­дә беренче тапкыр көчле зат икәнен исбатлады. Агачны кочаклаган килеш, сул битен агачка куеп ул сүз бирде: "Озакламый мин тагын синең яныңа килермен. Ләкин үзем генә түгел". Талгын гына җил исеп куйды, яфраклар шау­лаш­тылар.

Авыл Нияз киткәннән бир­ле өченче көзен кар­шылый. Бар дөнья сары төскә төренгән, кырлар бушап калган, еш яң­гырлар ява, күңел моң­сулана. Ләкин ерак таудан күңелне куандырып шатлыктан көлгән тавышлар ишетелә. Тау башыннан бер-берсенең кулын тотып егет белән кыз кайтып килә. Мәхәббәт тавыннан төшеп киләләр түгелме алар. Ашыкмыйлар, акрын гына төшә­ләр. Чөнки Нияз тиз ат­лый алмый. Тиз атлыйсы да кил­ми аның. Алар бит "Мә­хәббәт тавы"ннан тө­шәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев