Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы” – маяк ул!

Моннан нәкъ 60 ел элек, 9 сыйныфта укынганда ,район газетасындагы бер башваткычны чишеп, җавабын редакциягә юллаганым өчен миңа редакциядән бик матур яңа ел открыткасы һәм берничэ сум акча җибәргәннәр иде.Бу минем күңелемдә бер матур мизгел булып эле дэ саклана. Мин гомерем буе район газетасыннан аерылмадым."Әтнә таңы" на язылмаган район кешеләрен...

Моннан нәкъ 60 ел элек, 9 сыйныфта укынганда ,район газетасындагы бер башваткычны чишеп, җавабын редакциягә юллаганым өчен миңа редакциядән бик матур яңа ел открыткасы һәм берничэ сум акча җибәргәннәр иде.Бу минем күңелемдә бер матур мизгел булып эле дэ саклана.

Мин гомерем буе район газетасыннан аерылмадым."Әтнә таңы" на язылмаган район кешеләрен мин аңлый алмыйм,аларга гаҗәпләнеп,кызганып арыйм.Үзең яшәгән район,авылың турындагы хәбәрләрне,халыкның яшәешен,моң-зарын,икътисадый халәтен бары тик район газетасы аша гына белеп була.Республика ,федераль газеталар андый информацияне берә алмый.

Узган гасырның 60 нчы елларында район газетасында эшләгән Мәңгәр килене Бәхрәмия апа Нуриевага,үзенең вафатына кадәр "Әтнә таңы" белэн арны эзмәгән Мәңгәр шагыйре Вильдан ага мәхмүткә ,гомумән газетада мәкаләләре дөнья күргән адәм балаларына мин кызыгып карый идем.Җиденче дистәне түгәрәкләп килгәндә ,газетаның мөхәррир урынбасары Сүрия ханым Мингатинаның, хәер-фатыйхасы, җиңел кулы белән мин бу сихри, гахзаплы дөньяга килеп керүемне сизми дә калдым. Шунда мин мәкалә язуның авыр хезмәт икәнлеген аңлый башладым. Тема бер башыңа кереп урнашса, ул чир кебек, син аннан җиңел генә котыла алмыйсың: ул сине кешеләр белән очраштыра, интернетка кертә, архивларны актарта, төшеңә керә, йоклый алмый ятканда уйландыра... Кәгазьгә төшергән мәкаләңне кат-кат укый-укый төзәтәсең, әллә ничә кабат күчерәсең, электрон вариантка әөләндереп, аллага тапшырып, редакциягә юллыйсың. Ерактагы озак килми торган баласының кайтканын түземсезләнеп көткән ана кебек, өйгә почтальон килүен сабырсызланып көтеп алып, килгән газетадан мәкаләңне эзлисең. Килсә, сабый бала кебек шатланасың, газета укучылар мактап та җибәрсә, җиде кат күккә менгән кебек буласың. Мондый ләззәтле мизгел кичергәндә, синең мәкалә язгандагы газапларын юкка чыга, "Ник мин газетага картайгач кына яза башладым икән", - дип уфтанасың.

Бу урында мин бер кызык вакыйганы искә төшерми кала алмыйм. Минем бер танышым, Көек авылыннан килеп безнең якларда таш йортлар төзеп йөргән Җәүдәт әйткән имеш: "Нишләп Илсур абый моңарчы язмады икән? Ә, белдем-белдем, аны машина бәреп киткән иде бит, шул вакытта аның башына нәрсәдер булгандыр, шунда сәерләнеп калгандыр..." Шулайдыр, аз-маз каләм тибрәндерүчеләр бераз сәеррәк булалар шул.

"Әтнә таңы" газетасы коллективы аз санлы булса да тырыш, профессиональ яктан әзерлекле. Алар синең кимчелекле якларыңны, сиңа сиздермичә генә, матур итеп, яхшы якларыңны да, синең борының күтәрелмәслек итеп әйтә беләләр,иҗатыңны үстерү өчен күп көч куялар. 5-6 еллык иҗат дәверендә җыйналган мәкаләләрне китап итеп чыгару кирәклеге турындагы фикерне дә алар әйтеп, мине бу эшкә дәртләндерделәр, юнәлеш, киңәшләрен бирделәр. Нәтиҗәдә мин туган авылым Олы Мәңгәрнең тарихы, кешеләре, табигате турында, әхлакый темаларга "Авылым Олы Мәңгәр" дигән китап бастыра алдым. Бу эштә миңа матди ярдәмне "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы идарәсе, рухи ярдәмне "Әтнә таңы" редакциясе күрсәтте. Аларга үземнең эчкерсез рәхмәтемне җиткерәм.

"Әтнә таңы"ның 25 - еллык юбилее белән барлык район халкын, редакция хезмәткәрләрен, баш редакторы Гөлнар Мөхәммәтҗанованы котлыйм. Газета киләчәктә дә халык өчен маяк булып торсын, бергә хезмәттәшлек итәргә язсын. Редакциядә мине элеккечә елмаеп каршы алсыннар иде, дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев