Мәчет манарасын ник давыл алган?
Кичә Ватсаптагы төркемнәрдә Теләче районының Олы Мишә авылында боз яуганлыгы турында хәбәрләр таралды. Җил-давыл нәтиҗәсендә хәтта мәчетнең манарасы да алып атылган. «Берни дә калмады, бөтен нәрсәне кырды. Кәбестә дә калмады, суган да калмады, бәрәңге дә калмады, бер әйбер калмады» - ватсаптагы төркемнәрнең берсендә әнә шундый аудиоязма һәм фотолар килеп иреште....
Кичә Ватсаптагы төркемнәрдә Теләче районының Олы Мишә авылында боз яуганлыгы турында хәбәрләр таралды. Җил-давыл нәтиҗәсендә хәтта мәчетнең манарасы да алып атылган.
«Берни дә калмады, бөтен нәрсәне кырды. Кәбестә дә калмады, суган да калмады, бәрәңге дә калмады, бер әйбер калмады» - ватсаптагы төркемнәрнең берсендә әнә шундый аудиоязма һәм фотолар килеп иреште. Бу хәл кичә Теләче районының Олы Мишә авылында булып узган, авылда хәтта мәчет манарасы да ауган...
Сайттагы фотоларын карагыз, куркырлык... сабак алырлык. Хәер, быелгы җәй гыйбрәтләргә бик бай. Һәркайсыбызга яшәешебезне карап чыгып, төзәлергә бик вакыт. Аллаһы Тәгаләнең кисәтүе итеп кабул итик моны. Тик менә ник мәчет манарасын алды икән давыл, ни дип кисәтмәкче ул безне. Дин юлында булган мулла абыстайларның фикерләрен бик ишетәсе килә. Берничәсе белән сөйләшеп карадым. Менә нинди фикерләр бар. Иң элек менә шушы сүрәне укып карыйк әле
"Игелек итүдә, яман эш кылудан саклануда бер-берегезгә ярдәмләшегез. Гөнаһ кылуда, дошманлык эшләрендә ярдәмләшмәгез. Гөнаһлы булудан, Аллаһ каршында җавап бирүдән куркыгыз. Аллаһның җәзасы бик тә хәтәр булыр." ( "Маидә" сүрәсе, 2 аять)
Дин тотучылар, акыл бирүчеләр беравыздан диярлек бер сорауны бирделәр: "Мәчет эшләп тордымы икән, йөрүчеләр бар микән мәчеткә?"- диләр.
"Мәчет эшләп торса, авылга бәрәкәт бирер, эшләмәсә ләгънәт кылып торыр", дигән гыйбарә-әйтем бар.
Мәчетле авыллар, Аллага шөкер, күп хәзер. Мәчеттән азан әйтелсә, авылга бәрәкәт иңә. Ә кешеләре ислам дине канунары буенча яшәсә, Аллаһы Тәгалә бу авылны бәлаләрдән үзе саклый һәм киресенчә... Бу очракта, әгәр мәчеткә халык йөреп, ислам дине кануннары үтәлә икән, төзүчесе эшләп җиткермәгән дә булырга мөмкин. Тиешенчә куелмаган, беркетелмәгән манараны давыл алмый хәле юк...
Бу очрак туры килми. "Мәчет 20-22 ел элек төзелгән, матур тарихы бар һәм анда кеше йөри. Авыл ислам каннуннары буенча яшәргә тырыша. Шулай булса да, табигать хәйран каһәрләде безне. Бакчадагы суганнар, хәтта бәрәңгеләр бетте. Килгән зыян да шактый...", - дип аңлатты каләмдәшләребез.
Тагын бер фикер: хәләл акчага төзелдеме икән мәчет, мактаныр, үзеңне күрсәтер өчен мәчет төзүчеләр дә бар, Аллам сакласын...
Һәрхәлдә бу язманы дәвам итеп була, үтемле вәгазь ишетәсе килә. Ни уйлый безнең халыкны агартучы мөхтәрәм дин әһелләре. Яшәеш ник бу рәвешле халыкка каршы борылды! Катаклизмнар күбәйде... Кисәтү икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Төзәлүне нидән башларга?..
Локман Хәким:"Тормышыңны Аллаһ кушканча алып бару, хәләл кәсеп белән шөгыльләнү - кояшка таба бару кебек. Бу очракта дөнья күләгә кебек синең артыңнан бара, борчылма, беркая да китми. Гамәл-гыйбадәтсез, хәрәм юл белән дөнья куу - кояшка арканы куеп бару кебек. Бу очракта күләгә алдан бара, нинди генә тизлек җыйсаң да, куып тота алмыйсың, хәлең бетеп егылуың мөмкин. Әле җитмәсә җәннәтне дөнья малына алыштырып, җәһәннәмне кәсеп итәсең... Моннан да уңышсыз мәгънәсез сәүдә буламы?" - дигән.
Дөнья гомере бик кыска, менә шул кыска гомерне заяга үткәрмичә уйланыйк әле, җәмәгать. Мәчет манарасы тик торганда аумаган бит инде...
Сүрия МИНГАТИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев