Мәчеткә дә керәсе килә
Әлеге изге айда тыелганнардан тыелып, бары тик изге гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп яшәргә тырышабыз. Әлбәттә, моны мохтаҗ-фәкыйрьләргә матди яктан өлеш чыгарып сәдакә бирү дип кенә карау дөрес булмас иде. Әлеге күркәм гамәлгә өстәп әйләнә-тирәдегеләребезгә җылы карашларыбызны, тәмле сүзләребезне кызганмыйча, игътибарлырак булсак, биргән сәдакәләребезнең әҗер-савабы күбрәк булыр. Үзем дә...
Әлеге изге айда тыелганнардан тыелып, бары тик изге гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп яшәргә тырышабыз.
Әлбәттә, моны мохтаҗ-фәкыйрьләргә матди яктан өлеш чыгарып сәдакә бирү дип кенә карау дөрес булмас иде. Әлеге күркәм гамәлгә өстәп әйләнә-тирәдегеләребезгә җылы карашларыбызны, тәмле сүзләребезне кызганмыйча, игътибарлырак булсак, биргән сәдакәләребезнең әҗер-савабы күбрәк булыр.
Үзем дә Ходайга ихластан ышанган кеше буларак, динебезнең фараз гамәлләрен үтәп яшәргә тырышам. Догалар уку, ураза тоту һәр мөселман кешесе өчен фарыз гамәл икәнен һәрчак истә тотып, үтәп яшәү зур бурыч. Тик шунысы гына бераз күңелне борчый - ул да булса Аллаһы йорты саналган мәчетләребездә пандуслар булмау. Физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләрнең күбесе мәчетләргә керү бәхетеннән, ни кызганыч, мәхрүм. Мәдәният йортлары, хастаханәләрдә, кибетләрдә күптән инде уңайлы пандуслар урнаштырылды. Ләкин рухыбыз өчен төп азык алып, Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынаю урыны булган мәчетләргә керү өчен пандуслар булмау йөрәкне әрнетә. Дөрес, һәр авылдагы мәчеткә пандус кую мөмкин түгеллеген яхшы аңлыйм. Ләкин районыбызның төп мәчетенә пандус кую булдыра алмаслык эш түгел. Аеруча республика күләмендә "Уңайлы мохит" программасы эшләп килгәндә.
Моннан 3-4 ел элек "Әтнә таңы" газетасы белән берлектә районыбыз оешмаларына керү юлындагы пандусларны тикшереп чыкканнан соң, табылган хилафлыклар юкка чыгарылды. Монысы да җиңел эш димәс идем. Хәер, әле бүгенге көндә дә коляскада үз көчең белән керү өчен батырчылык итмәгән пандуслар бар. Күпчелек газета укучылар сүзем кайсы пандуслар турында әйтүемне чамалаганнардыр. Ләкин сүзем ул пандуслар хакында түгел иде.
Рамазан ае дәвам итә. Һәм кем белә, бәлки, әлеге мәкаләгә карата битараф калмыйча, олы йөрәкле җитәкчеләребез, иганәчеләребез бу мәсьәләне уңай хәл итү юлларын табарлар дип өметләнәсе килә. Аллаһ йорты мәчеткә бару-бармау һәркемнең үз эше, ләкин аның бусагасын атлап керү мөмкинлеге тудырылу - төп шартларның берсе, минемчә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев