Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәчетле Яңа Әтнә авылы

Бу мәкаләмне бөек шагыйрь Габдулла Тукай сүзләре белән башласам дөрес булыр. Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән. Безнең Яңа Әтнә авылы да табигатьнең бик матур почмагына урнашкан. Якында гына Каенсар урманы, биредә районыбыз Сабантуе уза. Авылыбыз кырыеннан тын гына Симет елгасы ага. Җәйләр саен төрле-төрле чәчәкләргә...

Бу мәкаләмне бөек шагыйрь Габдулла Тукай сүзләре белән башласам дөрес булыр.

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

Безнең Яңа Әтнә авылы да табигатьнең бик матур почмагына урнашкан. Якында гына Каенсар урманы, биредә районыбыз Сабантуе уза. Авылыбыз кырыеннан тын гына Симет елгасы ага. Җәйләр саен төрле-төрле чәчәкләргә күмелгән яшел болын, саф һава. Берсеннән-берсе матур йортлар, авыл башына кадәр асфальт юл килә. Үзебездә үк икмәк, төрледән-төрле камыр ризыклары пешә. Кибетебезнең киштәләре төрле тәм-томнардан, кирәк-яраклардан сыгылып тора. Аллага шөкер, тормышларыбыз матур, өстәлләребез тулы ризык.

Авылыбызга, бөтен ти­рә-юньгә ямь биреп, үзе җыйнак, үзе зәвыклы итеп эшләнгән мәчетебез балкып утыра. Анда күрше авылдан килеп Әдһәм абый Хөсәенов имам вазифасын башкара. Дини укулар алып барыла. Азаннар әйтелә, җомга намазлары укыла. Мәхәллә өстенә төшкән дини йолаларны ихлас күңелдән башкара. Мәчетебездә икенче ел инде, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, игелекле кешеләрнең ярдәме, Әдһәм абыйның, ашханә кызларының тырышлыгы белән Мәүлид кичәсе үткәрелде. Кичә бик матур узды. Догалар укылды, Пәйгамбәребезнең тормышы турында вәгазьләр сөйләнде. Бик матур итеп әзерләнгән мул табын артында кунак булдык. Шушы кичәне оештырган, матди ярдәм күрсәткән барлык игелек ияләренә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, имин мул тормыш, булган малларының игелеген күреп яшәүләрен телибез. Кылган игелекләре изгелек булып кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев