Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәдхия Әүһәдиева: батыр йөрәкле хатын-кыз

22 июнь тарихка иң мәрхәмәтсез, иң авыр чор - Бөек Ватан сугышы башланган көн булып кереп калды. Бу рәхимсез сугышны минем яшьтәшләрем укыган китаплар, караган кинофильмнар, өлкән буын кешеләренең, әби-бабайларыбызның сөйләве буенча гына беләләр.

Сугыш, Җиңү дигән сүзләрне ишеткәндә минем күз алдыма авылдашым Мәдхия апа Әүхәдиева килеп баса. Үз теләге белән сугышка китеп, ирләр белән бер сафта җиңү яулап, Смоленск, Варшава, Прага, Берлин өчен барган көрәшләрдә катнашкан, батыр йөрәкле, Ватанны, туган җирен чын күңелдән ярата белгән, сокландыргыч кеше ул! Яңа Шашыда туып-үскән, илнең, халкыбызның язмышына тыныч кына карамыйча, Ватанга булган чиксез мәхәббәт, Җиңү көнен якынайту теләге, фашизмга нәфрәт белән карый белгән авылдашым Мәдхия апа белән чын күңелдән горурланам, аның алдында хөрмәт белән баш иям мин!

Үзе һәм сугышчан юлы турында "мактанырга", күп сөйләргә яратмаган өлкән яшьтәге сугыш ветеранының әле бүген дә сакланган - фронттан язган хатлары, солдат котелогы, агач чемоданы, кадерләп саклаган берничә фоторәсеме дә аның үткән юлы турында сөйли.

1941 елның 22 июне. Сугыш башлану турында шомлы хәбәр безнең авылга да килеп җитә. 10нчы сыйныфны тәмамлап, аттестат алып кына өлгергән кыз бала, икеләнеп тә тормыйча, Кенәр хәрби комиссариатына юнәлә. Мәктәп елларында Л.Толстойның "Сугыш һәм солых" романын укыганда аның уңай геройларына охшарга тырышып, алар рухында тәрбияләнгән Мәдхия апаны бернәрсә дә, әнисе, туганнарының күз яшьләре дә туктатып кала алмый: ул үз теләге белән сугышка китә. Математика фәннәренә аеруча сәләтле авыл кызы, зенитчылар хәзерләү курсын узганнан соң, ил өстенә кара яу булып килгән афәткә каршы көрәшкә килеп кушыла. Аларның зенит полкы башта Идел аша салынган күперне саклый. Өйдән киеп килгән аяк киемнәре бик тиз тузып бетә, авылдашыбыз мәрхүм Усман абый аша әтисе Нурмөхәммәт абый җибәргән аяк киемнәрен кигәч кенә, яланаяк йөреп, көзге салкыннардан бөрешә башлаган аяклар бераз хәл ала. 1943нче елның 12 сентябрендә хәрби ант кабул иткәч, 37нче зенитчылар полкының 3 батальон 9 нчы ротасында, 1-3 Белоруссия фронтларында азатлык өчен көрәш юлын дәвам итә ул. Смоленск шәһәре тирәсендәге сугышлар аеруча исендә калган аның. Командир Рогачев җитәкчелегендәге (37. ЗПП) полк бер авылга килеп керә. Тирә-якта беркем юк, дошман самолетлары атуны дәвам итә, солдатлар, пулемет өстерәп, кар ерып баралар. Авылда күмергә әйләнгән өйләр урынында морҗалар гына утырып калган. Арттан берничә солдат казан өстерәп килеп җиткәч, бераз җан асрарлык кына умач әмәлләп ашап алгач, тагын кар эченә кереп яталар. "40 минуттан артык ятмагыз!" - ди командир. Төнлә атулар бераз тынып тора. Иртән, яктыра төшкәч, морҗа төпләреннән ачлыктан хәлсезләнгән, әтиләреннән калган зур телогрейкалар, зур галошлар өстерәгән берничә малай килеп чыга. Ата-анасыз, йорт-җирсез калган, ачлыктан һәм суыктан бөрешкән малайлар - әле дә Мәдхия апаның йөрәгендә сакланган иң авыр яраларның берсе.

Көрәш дәвам итә... Вакытлыча чигенүләр, бик авырлык белән бирелгән җиңүләр яулап полк алга бара. Мәскәү-Минск юлын саклау аеруча җаваплы һәм авыр була. Салкын, бияләй эчләренә кадәр бет тулган. Окопта ятканда куллар гына түгел, маңгайлар да өши. Аларны искә төшерүләре дә бик авыр... Яңа Шашының батыр йөрәкле кызының сугышчан юлы дәвам итә. 1944 елның декабрендә Варшаваны азат итүдә дә катнаша ул. Көчле атышларның берсендә, контузия алгач, аны авыр хәлдә госпитальгә озаталар. Кызның тормышын саклап калу өчен көрәш башлана. Яшьлек үзенекен итә: үлем артка чигенә, тормыш җиңә. Мәдхия апа кабат үз полкына кайта. Рота камандиры Минкин, взвод командиры Денисов җитәкчелегендә 1945 елның 9 маенда кадәр көрәш юлы дәвам итә аның. Туган авылы Яңа Шашыга 1945 елның 3нче августында гына кайтып керә ул. Бәхетле очрашу, әнисенең, авылдашларының шатлыклы күз яшьләре... Аягында солдат итеге, яшел гимнастерка, кара юбка; күкрәгендә бик күп орден һәм медальләр. Сугыш авырлыкларыннан ничектер кечерәеп калган кебек тоелса да, ул сынмаган, сыгылмаган.

Шулай бер-бер артлы еллар үтә тора. Мәдхия апа бүгенге көндә кызы тәрбиясендә Казанда яши. Сугыш андагы гүзәл, матур сыйфатларны бетерә алмаган: ул туры сүзле, гадел булуы белән хөрмәткә лаек, һәрчак тырыш, намуслы хезмәт белән яшәгән. Озак еллар буе тормыш иптәшен тәрбияләгән, акыллы, белемле, шәфкатьле, әдәпле балалар үстергән. Бүген дә ул ил язмышын, көн сулышын тоеп яши.

Мәдхия - зурлау, олылау дигән мәгънәгә ия сүз. Ул моңа мең мәртәбә лаек. Авылыбызда яшәгән хәзерге һәм киләчәк буын кешеләре дә зур бурычлы аның алдында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев