Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә медицина хезмәте сыйфатлымы?

"Ашыгыч ярдәм" ашыкмый, табибларын әйтәсе дә юк. Юньләп караучы калмады..." - шулай сөйләшәбез. Сәламәтлек турында уй­ларга вакыт юк, уйласаң да акча ягы кысан. Ап­текалардагы дару бәя­ләре дә якын килә торган түгел. Табибларга барган очракта да, юллар кабат шунда илтеп, кесәне кап­шата. "Уф"ны да әйтәсең, "Ах"ны да. Җиде бабаңны искә алып...

"Ашыгыч ярдәм" ашыкмый, табибларын әйтәсе дә юк. Юньләп караучы калмады..." - шулай сөйләшәбез.


Сәламәтлек турында уй­ларга вакыт юк, уйласаң да акча ягы кысан. Ап­текалардагы дару бәя­ләре дә якын килә торган түгел. Табибларга барган очракта да, юллар кабат шунда илтеп, кесәне кап­шата. "Уф"ны да әйтәсең, "Ах"ны да. Җиде бабаңны искә алып сүгенсәң дә, хәл уңайга үзгәрми. Кире борылып китми хәлең юк... Бай катламны искә ал­маганда, күпчелек шул хәлдә бүген. Түзүнең, үзе­ңә кул селтәүнең ахыры билгеле инде, я үлем, я больница, я табибларны сүгү белән төгәлләнә. Ел башыннан район үзәк боль­ницасын таптыйм. Үзем аякка бастым дисәм, я берсе авырый, я икенчесе...
"Чама калмагач дә­шә­без..."
Эш атнасында бар да гадәти. Барасың, кү­ре­нәсең, чират торасың да матди хәлеңә карап дәваланасың. Ә бәйрәм, ял көн­нәрендә нишләргә? "Ашыгыч ярдәм" бүлеге бары да билгеле. "03" не белмәгән кеше юк, артык осталар "112"не җыя, янәсе алай чакырсаң карамый кала алмыйлар... Калганы "Ашыгыч ярдәм"нең кабул итү бүлегендә дәвам итә. Авыруны дежур табиб карый, ул да Алла түгел, терапевт операция ясый алмый, хи­­рургны чакырталар, ба­­лаларны карау өчен дә үз табибларын дәшәләр.Тагын лаборант, рентген хез­­мәткәрләре килә... Үзләре ки­лә алмасалар, "Ашыгыч яр­дәм" машинасы чабып кы­на тора, шәфкать ту­таш­ла­ры белән табиб­лар тиз­­леге дә шуннан ким тү­гел. 5-15 минут дигән­дә тулы бер бригада җый­нала. Бу - операция ясыйсы булганда. Кан да тикшерелә, УЗИдан да карыйлар, кирәксә, Ка­зан табиблары белән дә киңәшләшәләр... Ел ба­шыннан күзәтәм, күзәткән саен гаҗәпләнәм. Бер төндә шушы ук бригада берничә тапкыр җыйналып, берничә операция ясый. Иртәнге сәгать 4тә киткән табиблар 7 тулганчы эшкә килеп, палатага кереп, авыруның хәлен белеп чыгалар. Хирург Ринат Закирҗанов, анес­тезиолог, реаниматолог, терапевт Искәндәр Га­ли­ев­­нең тәүлек дәвамында эш­ләүләре күз алдында. Башка табиб­лар да тәү­леккә ничә генә килеп китә торганнардыр... бу исем­леккә әле шәф­кать туташ­лары кер­­мәгән. Шулай эш­­­лә­гән­нәрен күргәч, икен­­­че төрле уйлый баш­лый­сың.
"Үземә дәшегез"
Баш табиб Азат Харис улы Гарипов: "Медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты әнә шулай эшләүгә бәйле. Килеп чыкмаган вакытлар да булгалый. Ә болай "Ашыгыч ярдәм" халыкка 20 минут дәвамында күрсәтелергә тиеш. Авылларга 30 минут эчендә барып җитә ала. Тик бу авылларда яшәүчеләр авырып киткәндә һәркайсы «Ашыгыч ярдәм»гә мөрәҗәгать итә ала дигән сүз түгел, иң элек авыл фельдшерын чакыртырга кирәк. Ул кирәк санаса, үзе чакыр­та. "Авыр хәлдә..." дип чакырткан берничә очрак булды, машина табиб, шәфкать туташы белән чыгып китте, ә авыручы кеше аякта йөри. Кемгәдер кызык. Шул вакытта икенче берәүгә чынлап та «Ашыгыч ярдәм» кирәк булса... Берничә тапкыр үземә шалтыратып, "Ашыгыч ярдәм" озак килә, дип ризасызлык белдерүчеләр булды. Сорый башлагач, әйтә алмыйлар. Болай килешик, "Ашыгыч ярдәм", вакытында килми икән, кайсы көнне, сәгать ничәдә чакырттыгыз, дежур табиб кем иде, чакыруны кайсы фельдшер алды, ничә минутка соңга кал­­дылар, шалтыратып үземә әйтегез. Болай эш­ләү ике як өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм... - ди.
- Хәлең үләрлек булмаса...
- Һәр авыруга ярдәм күрсәтелә. Иң элек, авыр хәлдәгеләргә. Шалтыраткач, хәлегезне әйтәсез. Фельдшер булмаса, аз­рак көтәсез, мондый яр­дәм безнең тарафтан 2 сәгать дәвамында күрсәтелергә тиеш.
- Кайвакыт Казан та­биб­лары чакыртыла. Без­­некеләр булдыра ал­ма­­­ганга киләләрме?
- Бу да шул медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты белән бәйле. Операция узгач кына түгел, гомумән, авыруның хәле җитди булса, я алга бармаса, Казан табиблары белән киңәшләшү, санавиация чакырту бар, хәзер күбрәк вертолетлар йөри. Табиблар үз машиналары белән килгән очраклар да бар. Үзебез дә алып кайтабыз. Сәламәтлек саклау министрының боерыгы нигезендә шулай эшләнелә бу. "Маршрутизация" дигән термин бар. Әтнә больницасы Ка­зандагы бер үзәккә бер­кетелә, дип аңларга ки­рәк. Без һәрчак Казан белгечләре белән элем­тәдә торабыз, тик моны авыруларга кычкырып йө­реп булмый. Катлаулы опе­рация ясар алдыннан да киңәшләшәбез, авы­руның туганнарына да хәлне әйтеп, алар катна­шында Казан белән сөйләшкән очраклар да бар. Казан табиблары: "Иң элек үзегез ясап карагыз", диләр. Операция барышында да Казан белән элемтә югалмый. Беткәч хәлнең торышын алар үзләре дә сәгать саен сорашалар. Килеп операция ясаган очраклар да бар. Кайбер авырулар машинада йөртерлек хәлдә дә булмый, операцияне бездә ясап, авыруның хәле әйбәтләнә башлагач, Казанга җибәрәбез, чөнки Казанда яңа төр аппаратлар бар. Гомер бетмәсә, терелеп чыгу ихтималы зуррак, дип әйтәсем килә. Гомер бетсә, Казан табиблары да аны өстәп куя алмый.
- Анкеталар алу бар...
- Халык фикере безгә эшләргә, кимчелекләребезне бетерергә ярдәм итә. Бу мәкаләнең файда­сы да булыр, район хал­кы белән элемтәбез ях­шырыр, дип өметлә­нәм.


"ГЛОНАСС+"кә түгел, "03"кә шалтыратыгыз...
Икенче төрле әйтсәк, "112" хезмәте аша яр­дәм чакырту бу. "Әлеге хез­мәт ДТПлар булган оч­ракта кулланылырга ти­еш. Чөнки әлеге ча­кыру­ны берьюлы МЧС, полиция һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре ка­бул итә. Безгә бу хакта Ка­заннан хәбәр итәләр", - дип аңлатты баш табиб.
"Ашыгыч ярдәм" фельд­шерлары әйтүенчә, хәзер бу хезмәткә ДТП булмаса да шалтыра­талар икән. "Чәч буяганда күзгә буяу керсә дә, 112не җыялар. Кан басымы күтәрелеп кит­сә дә, шул номер аша ча­кырталар. Берничә ча­кырту буенча, дәшкән кешене биргән ад­ресы бе­лән эзләп тә таба алма­дык, юк андый адрес. Вакыт һәм ягулык әрәм итү генә булган очраклар күп. Чакыруга бар­ган саен әйтәбез, "03" кә генә шалтыратыгыз, ки­ләбез бит без", дибез. "ГЛОНАСС+" аша килгән чакыруга бик күп кәгазь тутырырга кирәк, әлеге дә баягы вакытны күп ала, бездә дә ике генә кул, тәүлегенә 48 авыру кергән чаклар була..." - диләр алар.
Һәр хезмәтнең үз неч­кәлекләре. Аларның сүз­ләренә дә колак салыйк. Ахыр килеп, безнең сә­ламәтлегебез хакында алар борчыла, һәр кеше го­мере өчен дә, үлеме өчен дә алар җавап бирә.
...Поликлиникада басып торам. Кая карасаң да халык. Кем диспансер­лаштыру үтә, кем медосмотр, агулауда эшләүче авыл хезмәтчәннәренең дә сәламәтлеген тикше­рәләр. Моннан тыш при­зывниклар, мәктәп уку­чы­лары адым саен. Һәркайсын чакыртып китергәннәр. Барын да табиблар тикшерә. Ә стационар "кайный", анысында дәвалыйлар, ә безнең... тизрәк өйгә кайтасы килә. Сәламәтлек кем өчен кадерлерәк икәнен дә белмәссең...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев