Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәмәгать тәрбиячесе – һәр яктан үрнәк кеше

Күптән түгел Арчада җәмәгать тәрбиячеләре арасында республика бәйгесенең зона этабы үтте. Анда Арча, Әтнә, Балтач, Питрәч, Биектау, Кукмара, Саба һәм Теләче - барысы 8 районнан килгән җәмәгать тәрбиячеләре катнашты. Алар өчен җан атарга бу районнарның иҗтимагый активистлары да җыелды. Бу конкурс балигъ булмаганнар эше буенча комиссия тарафыннан даими үткәрелә. Ул...

Күптән түгел Арчада җәмәгать тәрбиячеләре арасында республика бәйгесенең зона этабы үтте. Анда Арча, Әтнә, Балтач, Питрәч, Биектау, Кукмара, Саба һәм Теләче - барысы 8 районнан килгән җәмәгать тәрбиячеләре катнашты. Алар өчен җан атарга бу районнарның иҗтимагый активистлары да җыелды. Бу конкурс балигъ булмаганнар эше буенча комиссия тарафыннан даими үткәрелә. Ул җәмәгатьчелекне үсеп килүче буынга тәрбия бирүгә тарту һәм балалар арасында җинаятьчелекне кисәтү максатыннан чыгып оештырыла.

Республиканың балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясе әгъзалары һәм власть органнары вәкилләре, иҗтмагый активистлардан торган компетентлы жюри җәмәгать тәрбиячеләренең эшчәнлеген бу юлы да бик җентекләп күз уңыннан үткәрде. Һәркайсының үзенә генә хас эш алымнарын барлады.

Безнең Әтнә районы данын Яңа Шашы төп мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Корбанова Чулпан Зөфәр кызы яклады һәм "Татарстан Республикасының балигъ булмаганнар белән эшләүче иң яхшы җәмәгатҗ тәрбиячесе" номинациясендә өченче урынга лаек булды.

Конкурс программасы берничә этаптан торды. Аның беренчесе "Үзпрезентацияләү" иде. Конкурсның беренче турында конкурсантлар кыскача үзләре белән таныштырдылар, шәхси тормышлары, эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Визит карточкаларында аларның һәрберсе үз максатларын күрсәттеләр. Мәсәлән, Чулпан Зөфәр кызы Корбанова җәмәгать эшчәнлегендә үзенең төп девизы итеп балага үз көченә ышаныч тәрбияләүне ала. Ә моның өчен өлкәннәрнең балаларны якларга теләве, вәгъдәсендә торуы һәм сәламәт тормыш алып баруы кирәк. Педагог укучылары өчен һәр яктан үрнәк булырга тырыша һәм иң мөһиме - куелган максатка ирешү дип саный.

Икенче этапта исә тамашачылар һәм жюри хөкеменә балигъ булмаганнарны реабилитацияләүнең индивидуаль программаларын тәкъдим иттеләр һәм "Стандарт булмаган чишелеш" конкурсы буенча җаваплар бирделәр. Бу этапта тәрбиячеләрдән аерым ситуацияләргә тарыган балаларга ярдәм итү, аннан чыгу юлларын эзләү таләп ителде. Тәрбиячеләр ситуаөиядән уңышлы чыктылар һәм стандарт булмаган карарлар чыгардылар. Конкурста катнашучыларга шулай ук кайбер башка биремнәрне дә үтәргә туры килде. Үзләренең индивидуаль планнарын яклау аеруча да мавыктыргыч килеп чыкты.

Конкурсның өченче - "Минем хоббием" этабында конкурсантлар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Конкурсның соңгы этабы һәр кешедә зур кызыксыну уятты, чөнки аларның һәрберсе үзләренең ниләр белән мавыгуын күрсәтергә тиеш иде. Чулпан Зөфәр кызы узенең кул эшләре күргәзмәсе белән таныштырды һәм гөлләр үстерү белән мавыгуы хакында сөйләде. Чулпан ханым бүлмә гөлләре үстерү белән мавыга, берсеннән-

берсе матур чәчәкләр белән тулган аның тирәлеге. Аның өендә һәм кабинетында төрле үсемлекләрнең алтмыштан артык төре бар. Ул үз укучыларын да төрле эшләр белән кызыксындыра белә һәм шуның белән аларга дөрес юлга басарга ярдәм итә.

Конкурсантлар бәйгегә ныклап әзерләнгәннәр. Алар тарафыннан әзерләнгән презентацияләрнең эчтәлекле булуы һәм алар шефлыкка алган балигъ булмаган баланың уңышларын, аның белән эшләү алымнарын чагылдырган слайдларның күплеге җәмәгать тәрбиячеләренең үз вазифаларын уңышлы башкаруларына дәлил булып тора.

Бүген Татарстанда 3000нән артык җәмәгать тәрбиячесе бар. Башта алар нигездә укытучылар, балалар белән эшләү учреждениеләр хезмәткәрләре булса, хәзер инде алар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәләре дә байтак. Иң актив эшләүчеләрне ачыклау, җәмәгать тәрбиячеләренең авторитетын, ихтирамын күтәрү максатыннан менә шундый бәйгеләр үткәреп, аларны башкаларга да танытып киләләр.

Конкурсның максаты - җәмәгать тәрбиячеләренең авторитетын күтәрү, тәҗрибә уртаклашу иде. Конкурста катнашучыларның һәрберсендә тормышта авыр хәлдә калган балалар белән эшләү тәҗрибәсе бар. Нәкъ менә өлкән остазлар балаларга дөрес юл сайлауда таяныч булырга тиеш. Алар бу юнәлештә уңышлы эшлиләр, чөнки һәр җәмәгать тәрбиячесе үз программасын эшләгән, индивидуаль план нигезендә үз идеяләрен тормышка ашыра. Җәмәгать тәрбиячесе - һәр яктан үрнәк кеше. Алар хөрмәткә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев