Мәңгәр лачыннары
Дөбьяз районының Әсән авылында яшәгән Җиһанша бабайның лачындай 5 малаеның барысы да Бөек ватан сугышына китә.Шуларның дүртесе яу кырында ятып кала.Бик күп авыллар шикелле ,Әсән авылы да бүген юк инде.Бары тик аның зираты гына авылның кайчандыр яшәгәнлеген моңсу гына искәртеп тора кебек. Җиһанша бабайның сугыштан исән кайткан бердәнбер малае, дәүләтнең...
Дөбьяз районының Әсән авылында яшәгән Җиһанша бабайның лачындай 5 малаеның барысы да Бөек ватан сугышына китә.Шуларның дүртесе яу кырында ятып кала.Бик күп авыллар шикелле ,Әсән авылы да бүген юк инде.Бары тик аның зираты гына авылның кайчандыр яшәгәнлеген моңсу гына искәртеп тора кебек.
Җиһанша бабайның сугыштан исән кайткан бердәнбер малае, дәүләтнең ит әзерләү системамында эшләгән Гәрәйне ,язмыш Әтнә районы Олы Мәңгәр авылына китереп ташлый.Ул заготсткотта директор булып эшли башлый. Бу постында Гәрәй абый 1959 елга кадәр ,ягъни гаиләсе белән Казанга күчеп киткәнче эшли.Тормыш иптәше Әкълимә апа белән ул Мәңгәрдә 3 кыз ,2 ул тәрбияли.Алдагы язмам шуларның икесе ,тормышларын хәрби авиация белән бәйләгән Фәрит һәм Камил Җиһаншиннар турында иде.
Фәрит Җиһаншин.
Фәрит 1947 елның 12 мартында Олы Мәңгәрдә дөньяга килә.1954 елда 1 сыйныфка укырга керә.Беренче тапкыр мәктәпкә барган көнен ул елмаеп искә ала:"Әни иске генә бер сумкага "Әлифба" китабын һәм бер бәрәңге пәрәмәче тыгып мине мәктәпкә озатты.Мәктәптә пәрәмәчне мин тиз хәл иттем,ә менә аның китап битләренә сеңгән майлы табы ел буе пәрәмәчне искә төшереп торды."
Мәктәптә Фәритнең беренче укытучысы Әхметҗанова Дания була(Дания апа каяндыр читтән килеп эшләде.аның сеңлесе Надия Мәңгәр мәктәбендә укыды,ул чаңгы буенча район чемпионы иде-автор). 1959 елда Гәрәй абый гаиләсе беләнн Казанга күченә,газета-журналлар киоскында сатучы булып эшли башлый.Фәрит 26-мәктәптә укып,аны 1965 елда тәмамлый.22 нче заводка эшккә керә ,III разрядлы токарь булып эшли башлый .Казан Дәүләт университетының төп зданиесе каршындагы Казан авиация үзәгендә укый.Беренче мәртәбә һавага күтәрелүләрен ,Чехиянең реактив Л-29 самолетында очуларын зур дулкынлану белән искә ала.Фәрит Җиһаншин ,Оренбургтагы Юрий Гагарин укыган ,очучылар әзерли торган училищеда укый,1969 елда аны тәмамлый.Диңгез авиациясе очучысы булып 9 нчы гвардия полканды хезмәт итә.Николаев шәһәрендә курслар узып ,диңгез авиациясе ракета йөртүче самолетында командир дәрәҗәсе ала(командир корабля морского ракетоносца).Ул барлык флотлрда барган хәрби өйрәнүләрдә катнаша,үзенең ракетоносецы белән сугышчан дежурство үтәп ,күп еллар зәңгәр күк йөзен гизә."Бер заправка белән 6 сәгать ,һавада ясалган заправка белән 8 сәгать буе очабыз.Еш кына безне АКШ истребительләре дә озатып йөри иде .Мин Мисыр белән Израиль арасындагы конфликтта да катнаштым.Мисыр эмблемасы сугылган самолетларда,гарәп кыяфәтенә кереп,оча идек,"-дип искә ала ул.
Фәрит Җиганшин хезмәтенең соңгы еллары Джезказган шәһәрендәге космонавтика үзәгендә уза.Ул кл күп космонавтлар белән якыннан таныш,дустанә мөнәсәбәттә була.
Подполковник Ф.Г.Җиһаншин 1992 елда демобилизацияләнә,Казанга кайтып төпләнә.Бүгенге көндә гаиләсе ,балалары,оныклары белән бәхетле гомер кичерә.
Ул әле рәссам да.Буш вакытында картиналар иҗат итә,күңеленә рухи азык таба.
Камил Җиһаншин.
Ул Гәрәй абый белән Әкълимә апа гаиләсендә 1950 елның 30 апрелендә туа.Олы Мәңгәр мәктәбенең 3 сыйныфын тәмамлагач, Казанда укып өлгерчәнлек аттестаты ала.Абыйсы Фәрит үрнәгендә ул да 1969 елда Казан авиация үзәгенә укырга керә,очарга өйрәнә.1971
елдан Рига шәһәрендәге очучы-техник кадрлар әзерли торган хәрби училищеда укый,аны 1974 елда уңышлы тәмамлый.Флот авиациясенең вертолет полкында Ми-6 ,Ми-14 вертолетларында күп еллар оча.Тәҗрибәле очучы буларак,аны Мурманск шәһәрендәге һава хәрәкәте белән идарә итү идарәсенә эшкә билгелиләр.Бу үтә дә җаваплы ,авыр эштә Камил 1995 елга кадәр эшли,подполковник дәрәҗәсендә демобилизацияләнә.
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен аны I, II, III - дәрәҗә "Бик яхшы хезмәт өчен" медальләре ,"Кораллы Көчләр ветераны " билгесе белән бүләклиләр.
Камил дә абыйсы Фәрит кебек казанга кйтып төпләнә,балаларын ,хәзер оныкларын тәрбияли.
Фәрит ,Камил үзләренең туган авылларын онытмыйлар,еш кайтып сабакташлары,яшьлек дуслары белән очрашып торалар,Мәңгәрдә җирләнгән Флера апалары каберенә чәчәкләр салалар.Әти-әниләре ,Әсән авылында җирләнгән әби-бабайлары каберләрен карап торалар,алар рухына дога кылалар.
Һәр елны билгеләп үтелә торган Хәрби Һава Көчләре көнендә ,алар Казанда яшәүче,үзләре кебек отставкадагы очучылар белән очрашалар,хезмәт елларын сагынып искә алалар.
Мәңгәр халкы бу батыр йөрәкле лачыннары белән чиксез гарурлана ,аларга зур сәламәтлек ,озын гомер тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев