МИЛЛӘТ ӨЧЕН ТУГРЫ ХЕЗМӘТ
Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды.
Конференция Тарихи-мәдәни мирас елына, Халыкара туган телләр көненә, Сибгат Хәкимнең 100 еллыгына һәм Габдулла Тукай елын йомгаклауга багышланды. Биредә татарның әдәбияты, тарихи-мәдәни мирасы буенча проблемалар хакында фикер алыштылар. Дәрәҗәсен күзаллар өчен, кунакларга, катнашучыларга күз салу да җитә. Исем-регалияләрен язып тормыйм, болай да билгеле шәхесләр, югыйсә, бер бит тулар - район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрдәнов, галим, язучы Әнвәр Хәйри, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан Тәэминә Биктимерова, Марат Габетдинов, Фәрит Миңнуллин, Ләлә Мортазина, КФУдан Чулпан Харисова, Гөлфия Шәйхиева, Илгизәр Гайсин, ТР Фән академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге институтыннан Марсель Әхмәтҗанов, Рамил Исламов, Бөтендөнья татар конгрессыннан Гөлназ Шәйхи, "Халкым минем" тапшыруы авторы һәм алып баручысы Ләйсәнә Садретдинова, Бөтенроссия татар гаиләсе фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, ТР җыен фондыннан Арслан Садриев, музей оештыруда башлап йөргән Гөлнур Вәлиева, Гөлсинә Мөхәммәтҗанова... Чараны оештыруда мәгариф бүлеге, ММҮ җитәкчеләре Айрат Каюмов, Гөлшат Закирова, бүлек белгечләре һәм мәктәп коллективы зур тырышлык куйган. 5 секциядә 50 укучы һәм 11 укытучының хезмәте бәяләнде. Монда Кукмара, Арча, Балтач, Биектау, Саба, Буа, Лаеш, Әлмәт, Әгерже, Лениногорск, Мамадыш һәм Казанның Совет, Киров, Мәскәү, Яңа Савин районнары һәм шәһәр вәкилләре чыгыш ясады. Бу уңайдан башкарма комитет җитәкчесе: "Географияне киңәйтергә, конференцияне Россиякүләм дәрәҗәдә үткәрергә кирәк", дигән фикер дә җиткерде. Секцияләрнең темалары мавыктыргыч - укытучылар өчен "Милләт өчен тугры хезмәт итәм", укучылар өчен "Сибгат Хәким - үзе бер тау, шигъриятнең зур тавы", "Төбәктәге музейлар - тарихыбыз чагылышы", "Фольклор һәм халык педагогикасы секциясе", "Туган як географиясе, экологиясе" буенча чыгыш ясаучылар, югарыда телгә алган мәртәбәле жюри алдында җавап тоттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев