Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мин – әнинең уң кулы"

Әтиләр бәйрәме артыннан 8 мартка да күп калмый. Итәк - җиңнәрне алданрак җыя торыйк дигәндәй, бу бәйрәмгә багышлап та бәйге игълан итәргә булдык. Әниләр бәйрәме булгач, бәйгене "Мин - әнинең уң кулы" дип атадык. Ул - кызларыгыз сезгә ярдәм иткәндә төшкән фотоларыгыз бар идеме - менә аларның да кирәге чыкты....

Әтиләр бәйрәме артыннан 8 мартка да күп калмый. Итәк - җиңнәрне алданрак җыя торыйк дигәндәй, бу бәйрәмгә багышлап та бәйге игълан итәргә булдык. Әниләр бәйрәме булгач, бәйгене "Мин - әнинең уң кулы" дип атадык. Ул - кызларыгыз сезгә ярдәм иткәндә төшкән фотоларыгыз бар идеме - менә аларның да кирәге чыкты. Бер дә иренмәгез - әлеге фотоларыгызны редакция почтасына юллагыз. "В контакте" дагы битебезгә куясызмы, электрон почтага саласызмы - кайсы сезнең өчен кулайрак. Бәйге 10 мартка кадәр дәвам итәчәк. Фотоларыгыз сайтка урнаштырылып барачак. Җиңүчене бергәләп билгеләячәкбез.

Фотода - Айбулат Филатов, Олы Мәңгәр авылы, 6 яшь.

Югары Сәрдә авылыннан Закирова Ризәлә әнисенә булыша, 4 яшь.

Яңа Әтнә авылыннан Рәсил Гарифуллин әнисе Гөлнарның уң кулы. Пирог пешерергә булышкан.

Кама Тамагыннан Сәгыйдә Сабитова әнисе Гөлгенәгә торт пешерергә булыша.

Исемем минем Фирузә
Әнигә гел булышам
Бар эшкә өлгерергә
Әнидән күреп беләм
Өчпочмаклар пешергәндә
Мин камыр җәеп торам
Тегү машинасында тегәргә дә
Инде остарып киләм.

Олы Әтнә авылыннан Фирүзә Галимҗанова әнисе Гүзәлнең уң кулы.

Олы Әтнәдән Азалина Ваһапова, әнисе Әлфиягә пәрәмәч пешерергә булыша.

Әниемнең уң кулы мин,

Мин әнигә булышам.

Карлар көрим, су китерәм,

Һәм дә сап та чабышам.

Айназ Каюмов, Ары авылы

Олы Мәңгәрдән 3 яшьлек Зарина Шакирова апасы Зөһрә белән әнисенә пешерергә булыша.

Исемем минем Сәйдә,

Танышыйк әле әйдә.

Әниемнең зур кызы мин

Булышамын әнигә.

Күшәрдән Галимжанова Гөлүсәгә кызы Сәйдәнең карлыган кайнатмасы ясарга һәм өчпочмакка камыр җәешкән вакыт.

Олы Мәңгәрдән Шәйхетдинов Наил әнисенә савыт - саба юарга, токмач басарга булыша.

Минем ярдәмчем, кызым - уң кулым Күәмнән Әдилә Хәбибуллина

Мөхәммәтшин Ильяр, 6 яшь. Олы Мәңгэр авылы.

Ильяр исемле булам мин

Балкып тора hэр эшем.

Пиццасын да пешереп куям,

Бала да карыйм узем.

Ильяр исемле булам мин

Балкып тора hэр эшем.

Пицца, очпочмак пешерэм

Бала да карыйм узем.

Рәмзил һәмм Камил Вәлиевлар (4 һәм 7 яшь), Ары авылы.

Айтуган Сәмигуллин, Бәрәзә авылы.

Мин - әнинең уң кулы

1 яшьлек кенә булсам да,
Әниемнең мин уң кулы.
Үсеп җиткәнче ярдәм итәрмен,
Булырмын иң әйбәт улы.
Айзат hәм Йолдыз Сәмигуллиннар улы - Айтуган.

Минем кызым Лилия
Бөтен эшкә өлгерә
Су сибә, бозау карый,
пәрәмәч тә пешерә.

Гөлчәчәк Шәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев