Мин – патриот
Патриот минем өчен ят сүз түгел. Мин бу сүзне әтиемнән бик еш ишетәм. Чөнки әтием мине кечкенәдән үк патриот итеп тәрбияли, туган илне, туган якны яратырга өйрәтә. Туган ил һәм туган җир ул бер генә була. Ватанны саклау ул - ир-егетләрнең төп бурычы. Минемчә, туган илен яраткан кеше генә армия...
Патриот минем өчен ят сүз түгел. Мин бу сүзне әтиемнән бик еш ишетәм. Чөнки әтием мине кечкенәдән үк патриот итеп тәрбияли, туган илне, туган якны яратырга өйрәтә. Туган ил һәм туган җир ул бер генә була. Ватанны саклау ул - ир-егетләрнең төп бурычы. Минемчә, туган илен яраткан кеше генә армия сафларында хезмәт итә.
Әтием Бадиков Хәмит Нәкыйп улы 1987-1989 елларда совет армиясендә хезмәт иткән. Армия хезмәте кешенең мөмкинлекләрен ачыклый, аның чын йөзен ачып бирә, дип саный ул. Ул елларны сагынып искә ала. Әтием физик яктан ныклы әзерлекле булганга күрә уңышка ирешкән, мине дә спорт белән дус булырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтә. Әтием дә бу сыйфатларның барысы да бар һәм мин аңардан үрнәк алырга тырышам.
Армия хезмәте башлангач та турникта тартылдырып, кире әйләнеш ясатканнар. Аннан соңгы әңгәмә нигезендә, кече командирлар курсында укырга алып калганнар. Укчган кеше начар була алмый, дип саный әтием. Укытучыларны да ихлас хөрмәт итәргә, алар кушканны төгәл үтәргә куша. Ә үзе укып, кече командир дәрәҗәсенә ирешкәч, патриотлыкның нәрсә булуын чын-чынлап аңлый. Үзең өчен генә түгел, кул астындагы солдатлар өчен дә җаваплылык хисе тоясың. Гаделлек һәм шәхси үрнәк - армия хезмәтендә алардан башка уңай нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел. Ә барысының да башлангычы - туган илең һәм яраткан халкың өчен җаваплылык хисе, дип кабатларга ярата әтием.
Ә бүгенге көндә армиядә туганнан туган Илшат абыем хезмәт итә. Ул Саратов шәһәрендә. Абыем Җиңү бәйрәме уңаеннан Мәскәүнең кызыл мәйданында узган парадта да катнашты. Мин телевизордан бу парадны бик кызыксынып карадым. Мин аның белән горурланам. Минем дә абыем кебек хәрби парадта катнашасым килә. Ә әлегә мин яхшы укып, ныклы белем алырга телим. Дусларның да күп булуы кирәк. Бердәмлектә - көч, диләр. Дуслар белән хезмәт итәргә җиңелрәк, дип хат яза абыем.
Ә бертуган абыем Инсаф, патриотлык - ватанны дошманнардан саклау ул, ди. Мин аңа да ышанам. Чөнки мин һәр җирдә һәм һәр эштә Олы Әтнә мәктәбендә укучы абыемнан үрнәк алам.
Боларның барысы да патриотлык. Шуңа күрә кечкенәдән үк патриотлыкның нәрсә икәнен аңлап үсәргә кирәк. Мин ныклы карарга килдем инде. Бүгеннән үк үземдә бу уңай сыйфатларның барысын да булдырырга тырышачакмын. Чөнки минем дә гадел, кешелекле, көчле буласым килә. Чынлыкта, мин дә патриот булырга телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев