Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минем әнием - "Әтнә таңы"

Син бит әни- Кояш безнең өчен, Синнән нурлар алып яшибез. Озак яшә, әни, мәңге яшә Иң кадерле, якын кешебез! Үземнең язмамны шушы шигырь юлларыннан башлап җибәрәсем килә. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием бик кадерле. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем»әннә», «әни» сүзе...

Син бит әни- Кояш безнең өчен,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, әни, мәңге яшә

Иң кадерле, якын кешебез!

Үземнең язмамны шушы шигырь юлларыннан башлап җибәрәсем килә.

Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием бик кадерле. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем»әннә», «әни» сүзе белән ачылган. Әнием минем бик әйбәт кеше. Әниемнең исеме Ләйсән. Ул: "Язгы яңгыр" дигәнне аңлата. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлык китерә. Мин әниемә кулымнан килгәнчә булышырга, аны борчымаска тырышам. Әнием миңа дәресләремне эшләргә дә булыша: аңламаган сорауларыма да сабыр гына җавап таба, файдалы киңәшләрен дә бирә. Әни безне (абыем белән мине) бик ярата, тигез күрә.

Мин мәктәптән кайтуга, без аның белән тәмләп чәй эчәбез, серләребез белән уртаклашабыз. Ял көннәрендә без саф һавада йөрергә яратабыз. Әнием мине һәр кичне назлап йоклата, ә иртән «улым» диеп сөеп уята. Нинди зур бәхет! Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Әнием, мин сине бик яратам! Сиңа иң изге теләкләремне генә телим. "Әнием" дип эндәшү генә аз әле әниләргә. Күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк. Аздан да күңелләре булып куя бит аларның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев