Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минем табышларым

Җирне каплап алган аклык буйлап, бер кеше генә уза алырлык сукмактан мәктәбемә ашыгам.

Бер төркем укучыларым исәнләшеп узалар. Каршыма нәни баласын балалар бакчасына илтеп кайтучы яшь әти очрый: "Исәнмесез, апа! Хәлләрегез ничек? Сез әле гел шул, безне укыткан мөлаем апа!" - дип юлын дәвам итә. Күп минем укучыларым. Алар арасында инде тормышта аякларында нык басып торучылар да, урыннарын табып, югалтучылар да, киләчәккә зур өметләр баглаучылары да, мәктәптә минем белән бергә эшләүчеләре дә бар.

Ике яклап тезелеп киткән ак каеннар һәм төз наратлар. Һәркемне бүген дә зифа, төз булып, алар елмаеп каршы ала. Тагын бер кат сокланып күз салам. Ак каеннарның яфраклары күптән коелып, төрлесе-төрле якка көзге җилдә очып беткәннәр. Ә төз наратларның тамыры тирән киткән, алар нык тора. Яшел ылыслары әле дә яшел булып, мәктәбем ышыгында утыра бирәләр. Мин бу төз наратларны үземә тиңлим. Туган җиремдә, сөекле мәктәбем, хөрмәткә лаек коллегаларым, туганнарым ышыгында бәхетемнең тәмен тоеп яшим. Ә наратларга терәлеп утырган ак каенның җилдә очкан яфракларын - туган җирләреннән аерылган кошларга - балаларга охшатам. Ниләр көтә аларны? Юлларында кемнәр очрар? Монысы инде яфракларның үзләреннән торачак. Әгәр каенкайның сүзләрен яхшы аңлап, үзләренә нык­лы белем, көч туплаган булсалар, югалмаслар.

Сыйныф ишеген ачам. Күзләремә энҗе бөртегедәй тезелеп утырган укучыларымның карашлары төбәл­гән. Берсе ашыга-ашыга кемнәндер дәресен күчерә, икенчесе күңелен биреп шигырь ятлый, өченчесе моңсу гына тәрәзәгә карап утыра, гаиләсендә нидер булган... Ә бит, һәрберсеннән бердәй таләп. Ничек итеп бала күңелен яраламаска?! Уйлап баксаң, һәрберсенең эчендә яшерен талант яши. Талантсыз кешеләр булмый, ачылмаган талантлар күп. Бу сорауларны үз-үземә еш бирәм. Узган уку елында тугыз бөртек укучым мәктәпне тәмамлап чыгып киттеләр. Аларны олы юлга озату моңсу да, шатлыклы да булды. Һәрберсе югары уку йортына керделәр, үзләренә кирәкле һөнәр сайладылар. Кечкенәдән бик талантлы укучылар булдылар. Нәрсә генә эшлисе булса да иң элек үз фикерләрен әйтергә тырыштылар. Нинди генә кичә үтмәсен, гел беренче булдылар. Биергә бик оста булган кызларым Филсинә белән Гөлчәчәкне сагынам. Егетләр дә алардан калышмый иде. Ильяс, Илназ, Фәнис, Илназ Шиһапов кызлар өйрәткән биюләрне бик теләп, төгәл итеп башкардылар. Гел елмаюлы йөзе белән үзенә җәлеп иткән Лилиям, сыйныф өчен гел алга омтылган ике Алинәм, соң гына арабызга килеп керсә дә, бар коллективның игътибарын үзенә юнәлтә алган иң акыллы кызларымның берсе - Гөлфиям. Уку алдынгысы булдылар. Алар белән горурланам.

Укучыларымның уңышлары күп. Олимпиадаларда урыннар, фәнни конференцияләрдә дипломнар алуы, барлык төр бәйгеләргә теләп катнашулары - мәктәп коллективының тырышлыгы. Димәк, укытучы хезмәте юкка чыкмады, ә уңышлар укучыларымда чагылыш тапты, димәк, һөнәремне сайлап ялгышмаганмын, бу минем табышларым дип әйтә алам. Ә укучыларыма теләгем: бәхетле булсыннар, сайлаган юлларыннан алга барсыннар, тормыш дулкыннары аларны юлларыннан алып ташламасын.

Кемнәр булыр минем укучыларым?! Ак каенның яфраклары кебек кайберләре ерак очар, ә кайберләре, төз наратлар кебек, ышыкта үсәрләр дә үсәрләр. Яфраклар кая гына очсалар да, нык булырлар, бирешмәсләр, төпләнеп, тамыр җәярләр. Ә үземә, көн саен ябалдашларын кар каплаган төз наратлар, ак каеннарым янына ашыгырга язсын, алар белән серләшеп, уртак тел табып яшәсәм иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев