Мәктәбем әйтә: «Кешелекле бул!»
Мәктәп, мәктәп... Ашкынып беренче сыйныфка укырга кергәндә дә, күз яшьләре белән соңгы кыңгырау чыңлавын тыңлаганда да үзенчә якын син. Ә менә еллар узып, тормыш мәшәкатьләреннән бераз тынып калгач, вакыт табып, узган гомер битләрен берәм-берәм саный башлагач сине чын-чынлап сагыну хисе бәгырьне телә икән. Эх, шул көннәргә бер генә көнгә кайтып...
Мәктәп, мәктәп... Ашкынып беренче сыйныфка укырга кергәндә дә, күз яшьләре белән соңгы кыңгырау чыңлавын тыңлаганда да үзенчә якын син.
Ә менә еллар узып, тормыш мәшәкатьләреннән бераз тынып калгач, вакыт табып, узган гомер битләрен берәм-берәм саный башлагач сине чын-чынлап сагыну хисе бәгырьне телә икән. Эх, шул көннәргә бер генә көнгә кайтып килер, бер генә сәгать дәрестә утырып, кыңгырау чыңлаганын тыңлар идем дип уйлыйсың. Яраткан укытучыларыңның җылы күз карашын тоеп, акыллы киңәшләрен рәхәтләнеп тыңлардай буласың. Тик... Аларның күбесе инде бакыйлыкка күчкән, исәннәре шактый олы яшьтә икәнен, син туган мәктәбем дип йөрткән газиз йортның инде күптән зур үзгәрешләр кичереп, бөтенләй икенче булуын аңлап, тамак төбенә төер тыгыла. Әмма мәктәп мәктәп инде ул. Укытучылары бүтән булса да, бинасы үзгәргән булса да - барыбер якын.
Күңгәр урта мәктәбенең 50 яшьлек олы юбилей чарасына кунак булып килгән һәркем дә үзенчә әнә шулай дип уйлагандыр. 50 ел бер уйласаң бик күп, шул ук вакытта бик аз да. Билгеле, бүгенге көндә 12 авылдан килеп укучы балаларга белем бирә торган уку йортының тарихы шушы 50 елны гына үз эченә алмый. Ул бик еракта калган 1832 елларга барып тоташа. Шулай булгач, бу якларда укымышлы, затлы халык яшәвен берәү дә инкарь итә алмас. Ә соңгы елларда Күңгәр мәктәбе бөтен районыбыз мәгариф өлкәсендә үзенә күрә бер яктылык сибүче нур булып тора. Шулай дип әйтергә тулы нигез бар, ул районда гына түгел, республикада иң яхшылар исемлегендә. Мәктәпне кырык елдан артык җитәкләп килгән, республиканың атказанган укытучысы, бик күп мактаулы исемнәргә лаек Наил Габидуллинны да бездә белмәгән кеше бик сирәктер. Мәгариф диңгезендә уңлы-суллы искән давыл-җилләргә янтаймый, кәгазь упкыннарында батмый, үзе юл ярып барган, үз кыйбласына тугры калган горур мәктәп-корабының штурвалын ныклы тотып барган үзенчәлекле кешеләрнең берсе ул. Укытучылары да - һәркайсы үзенә күрә бер шәхес.
- Күңгәр мәктәбенең бүгенге көндә бәйрәм итәргә тулы хокукы бар. Ирешкән уңышлары һәркайсыбызның күз алдында, - диде юбилей уңаеннан районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов укучыларны, укытучылар коллективын һәм килгән кунакларны бәйрәм белән котлап. - Киләчәктә дә шулай матур итеп, бүтәннәргә үрнәк булып эшләргә язсын.
Район җитәкчесе укытучылар арасыннан иң-иңнәренә Мактау кәгазьләре дә тапшырып узды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Сабирова, укытучылар Гөлзидә Әхмәтханова, Рифат Фәйзрахманов лаек булды аларга.
Мәктәп төзелгәннән бирле берничә тапкыр ремонт кичергән. 2014 елда биредә капиталь ремонт булып узды. Быел исә яңа спорт мәйданчыгы төзеләчәк дип көтелә. Бу билгеле инде республика җитәкчелегенең, һәм, иң беренче чиратта, район хакимиятенең турыдан-туры ярдәме белән башкарыла.
...Менә алар - мәктәптә белем бирүче 20 укытучы һәм җитәкчеләре Наил Гомәр улы - бүгенге бәйрәмнең төп сәбәпчеләре һәм башкаручылары, хезмәткәрләр белән бергә сәхнә түрендә. Алар каршында бүген укучылары, авыл халкы, килгән кунаклар хөрмәт белән башын ия. Һәм алар мондый зурлауга лаек та. Чөнки һәркайсы моңа лаек, чөнки һәркайсы гади генә түгел, зур хәрефтән Укытучы исемен йөртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев