Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенең бюджеты 8 млн сумны тәшкил итә

Татарстанда хәйрия акциясендә 200дән артык республика оешмасы катнаша.

Бүгенге көндә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенең бюджеты 8 млн сумны тәшкил итә. Бу хакта хәйрия акциясенә багышланган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Әлеге чыгымнар акция кысаларында беренче сыйныфка баручыларга да, шулай ук 2 – 11 сыйныф укучыларына да бүленде.

Татарстанда хәйрия акциясендә 200дән артык республика оешмасы катнаша. 50ләп оешма акциядә традицион рәвештә һәр елны катнашып килә. “Республика халкы, шул исәптән без дә сезнең белән анда катнаша алабыз”, — диде Фазлыева.

Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе 2007 елдан үткәрелеп килә. Кайбер оешмалар бу эшләрне 10 ел дәвамында башкарып килә. “КАМАЗ”, “Түбән Кама нефтехим”, “ КМПО”, “Татэнерго”, “Татавтодор”, “Таттелеком”, “Татнефть” һәм башкалар шундыйлардан, диде Татарстан Премьер-министры урынбасары. 
 

 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/20/170033/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев