Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәптә – “Илкүләм проект”

Июнь башында Татарстанның “Бердәм Россия”се “Фотоконтроль. Илкүләм проектлар-2019” исемле яңа акция игълан итте.

Һәм менә 24 июньдә, дүшәмбе көнне һәр кеше үз йорты янында нинди объектлар төзеләчәген күреп кенә калмыйча, аларның вакытында сафка бастырылуы өчен ярдәм дә итә алырдай VMESTE.TATAR сайты эшли дә башлады.
Дүшәмбе көнне Татарстанның «Бердәм Россия» башкарма комитетында VMESTE.TATAR интернет-порталын тәкъдир итү булды. Яңа файдалы сервис “Фотоконтроль. Илкүләм проектлар-2019” акциясе кысаларында ясалган (ясалачак) барлык фотосурәтләрне бер урында җыярга тиеш.
Татарстанда 2019-2021 елларда милли проектларны гамәлгә ашыруга 44,6 млрд. сум акча юнәлдереләчәк. Әйтик, республикада 127 сәламәтлек саклау объектын модернизацияләүгә һәм төзүгә 5,7 млрд сум юнәлә, ә балалар бакчаларыннан тыш 151 мәгариф объектына илкүләм проектлар буенча 6 млрд сумга якын акча килә. Балалар бакчаларына килсәк, аларны төзү «Демография» илкүләм проектына аерым чыгарылган, анда модернизацияләүнең һәм төзелешнең гомуми бюджеты 8,2 млрд. сум тәшкил иткән 114 объект тәкъдим ителгән. ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин:
– Безнең республикада социаль программаларны тормышка ашыруның мондый масштаблары беркайчан да: совет чорларында да, аннан соң да булмады. Өстәвенә, 44,6 млрд сум – республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның беренче этабы гына. Милли проектлар 2024 елга кадәр исәпләнгән, шуңа күрә бу сумма киләсе елдан ук артачак. Эш шунда ки, әле стартта ук төбәкләр халык теләге нигезендә эшләр исемлеген киңәйтү мөмкинме, дигән сорау­ны күтәрделәр. Россия Федерация­се Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, бәлки, 2020 елда ук, дип җавап бирде.
Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан “Бердәм Россия”се республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тотты, – дип билгеләп үтте.
– Бу, беренчедән, тоткарлыкларның кайда булуын ачык күрү өчен кирәк, – дип аңлата Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркем җитәкчесе, ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова. – Икенчедән, контроль һәр илкүләм проектның җирлек тормышына ничек тәэсир итүен аңлау – киләчәктә илкүләм проектларга халыкка кирәкле яңа объект­ларны кертү өчен кирәк. Шуңа күрә без партиячеләргә генә түгел (ә алар республикада 128 мең кеше), ә Татарстанның барлык халкына актив рәвештә контроль эшенә алынуын сорап мөрәҗәгать иттек: чөнки бу мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йорты һәм спорт объектлары белән нәкъ менә безгә файдаланырга кирәк. Ә республиканың барлык кешеләре, дүрт миллионга якын пар күз һәр төзелешне тикшереп торса – барысы да вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылачак.
“Фотоконтроль. Илкүләм проектлар-2019” акциясенең идеясе гади: һәр кеше, әйтик, йорт янында атна саен төзелә торган объектны фотога төшерә ала. Рәсемнәрне акцияне оештыручыларның np.photomat@yandex.ru почтасына җибәрергә кирәк. Алга таба фото VMESTE.TATAR интернет-порталына эләгәчәк. Теләгән һәркем алар белән таныша, шулай ук Татарстанның һәр муниципаль районында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында барлык мәгълүматны белә алачак.
Безнең редакция яңа порталны анализлады һәм 2019 елда милли проектларга безнең районның нинди объектлары керүен ачыклады:
Бу хакта 14 июньдә дөнья күргән 23 санда язган идек инде. Бу юлы ул объектларның берсе – Олы Әтнә урта мәктәбендәге ремонт барышына киңрәк тукталырга булдык. Аның белән мәктәп директоры Гөлүсә Рәхимҗанова таныштырды.
– Мәктәптә ремонт эшләре уңышлы дәвам итә. Моны Арча МСО оешмасы башкара. Аларга үзебезнең мәктәп персоналы да ярдәм итә, – дип куана ул.
Биредә бүгенге көндә тәрәзәләрне яңа пластикларга алыштыралар, электр чыбыклары сузалар, параллель рәвештә җылылык батареяларын сүтү эшләре дә бара. Кыс­касы, искитәрлек күләмле эш бара монда. Мәктәпнең эчендә дә, тышында да эшлиләр. Мондагы хәлләрне күргәч, объектны ремонтлауга караганда яңаны төзү отышлырак та, уңайлырак та түгелме икән дигән фикер туа.
Менә шушы ремонт эшләренең бер өлеше “Илкүләм проект” кысаларында башкарыла. Директор анысы белән дә таныштырды.
– Бездә ул 4 юнәлештә башкарыла: аерым фәннәргә караган бүлмәләрнең матди-техник базасын тулыландыру каралган, – ди ул.
Аерым алганда, ”Илкүләм проект” буенча технология, ОБЖ, информатика һәм шахмат бүлмәләре җиһазландырыла. Шушы уңайдан укытучылар да квалификация узалар, белемнәрен күтәрәләр.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев