Мәктәптә - күңелле чара
27 январь көнне Олы Мәңгәр төп белем бирү мәктәбендә "Сыйныфлар дуслыгы" дип исемләнгән чара булып узды. Бу чарага 5-9 сыйныф укучылары катнашты. Һәрбер сыйныф чарага 4 чыгыш әзерләргә тиеш иде: 1) таныштыру; 2) күмәк җыр; 3) күмәк бию; 4) "Хыял мәктәбе" яисә "Киләчәк мәктәбе" дигән темага ирекле чыгыш. Чара укучыларны...
27 январь көнне Олы Мәңгәр төп белем бирү мәктәбендә "Сыйныфлар дуслыгы" дип исемләнгән чара булып узды. Бу чарага 5-9 сыйныф укучылары катнашты. Һәрбер сыйныф чарага 4 чыгыш әзерләргә тиеш иде: 1) таныштыру; 2) күмәк җыр; 3) күмәк бию; 4) "Хыял мәктәбе" яисә "Киләчәк мәктәбе" дигән темага ирекле чыгыш. Чара укучыларны якыннанрак таныштыру өчен "Славянский базар" дигән тренингтан башланып китте. Тренинг таләбе буенча укучылар 3 минут дәвамында бер-берсе белән күрешеп, исемен атарга һәм буш вакытларда нәрсә белән шөгыльләнергә ярата, шул хакта сөйләргә тиеш иделәр. Шулай ук барлык сыйныф укучылары бергә кушылып озынлык буенча, чәч төсләре буенча да төзелеп басып карадылар. Алкышлар нигезендә күпме кеше кыш, җәй, көз һәм яз көннәрендә туганлыкларын да белдек. Кыскасы...бик күңелле булды, - дип хәбәр итә Әтнә районы мәгариф бүлеге сайтында Сылу Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев