Мәктәптә – көндәлек мәшәкать
Олы Әтнә мәктәбе директоры урынбасары Динә Галиуллина уку йортындагы яңалыклар белән таныштырды. Бүгенге көндә мәктәп базасында район олимпиадалары бара. Бер сыйныф республика күләмендә узачак "Тату сыйныф" бәйгесенә барырга җыена. Анысы сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе һәм ата-аналар комитеты катнашында уза. Мәктәптә "Гаилә дәресләре" проектлары да дәвам итә. Аларны һәр атнаның пәнҗешәмбе...
Олы Әтнә мәктәбе директоры урынбасары Динә Галиуллина уку йортындагы яңалыклар белән таныштырды. Бүгенге көндә мәктәп базасында район олимпиадалары бара. Бер сыйныф республика күләмендә узачак "Тату сыйныф" бәйгесенә барырга җыена. Анысы сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе һәм ата-аналар комитеты катнашында уза. Мәктәптә "Гаилә дәресләре" проектлары да дәвам итә. Аларны һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә тәрбия сәгатьләре кысаларында үткәрәләр. Яңарак кына балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Дамир Һадиев 5-11 сыйныф егетләре белән очрашып, бик файдалы әңгәмә уздырган. Кыскасы, уку йорты көндәлек мәшәкать эчендә кайный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев