Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөмкинлекләре чикле балалар Яңа ел каршыладылар (фоторепортаж)

Олы Әтнә башлангыч мәктәбенең актлар залында мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус оештырылган Яңа 2020 елны каршылау бәйрәме үткәрелде.

       Аны район башкарма комитеты, “Изгелек” үзәге һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәге әзерләгән. Бик күңелле чара булды ул. Һәрхәлдә, балаларның шат авазларын, елмаюдан балкыган йөзләрен күргән хәлдә, шундый фикер туды. 

    Кыш бабайны зарыгып көткәннәр, кычкырып чакырдылар, куанып, көлеп каршы алдылар. Кыш бабай белән Кар кызы күп төрле уеннар әзерләгәннәр, балалар рәхәтләнеп уйнадылар. 

Иң күңеллесе,  берсе дә бүләксез калмады. Бәйрәмгә килгән 22 бала Кыш бабай кулыннан бүләк алып кайтып китте. "Бәйрәмгә килә алмаучыларның һәркайсына тапшырачакбыз бүләкне", - диде "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Зөлфирә Сәләхиева.

Оештыручыларга рәхмәттән башка сүз юк. 

Хәмит Бадиков фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев