Моргтан: "Салкын, одеал бирегез", дигән аваз ишетелә
Моргта сакта торучы эчтән кемдер дөбердәткәч, аптырап кала. Ә инде кемнеңдер: "Салкын, одеяло бирегез", диюен ишеткәч куркып кала.
Польшада була бу хәл. Пивбарда күп итеп эчкән яшь егет урамга чыга да, кар көртенә түнә. Тышкы билгеләре буенча үлгән дип санап, моргка илтәләр. Ә ул төнлә туңып уяна...
Шуннан ни булган дисезме? Исән калуына шатланган егет моны пивбарда юырга дип кабат шунда китә. Кызык вакыйга! Бу хакта интернет челтәрләрендә хәбәр итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев