Гомуми матди зыян 80 мең сумнан артып китә. Зыян күрүчеләр арасында - ике ир-ат һәм бер хатын-кыз.
Шулай итеп, Чаллыда яшәүче 28 яшьлек хатын-кыз социаль челтәрдә популяр төркем аша тунга заказ биргән, соңрак - икенче тунга. Әлеге хатын-кыз сүзләренчә, ул сөйләшү алып барган заказны үтәүче берәмләп кенә сатмаган, ә кимендә ике эшләнмәгә заказ бирергә кирәк булган. Бәясе чагыштырмача арзан булуын исәпкә алып, хатын-кыз бу шартка ризалашкан. Ул шубаларның ярты бәясен һәм почта чыгымнарын да түләгән. Әмма заказны үтәүчеләрнең счетына 58,2 мең сум акча күчерелү белән, Чаллыда яшәүчегә социаль челтәрдән тунга заказ бирүчеләр төркеменнән чыгарылуы турында хәбәр килгән.
Чаллыда яшәүче 48 яшьлек ир-ат банк картасы блокировкалануы турындагы хәбәргә ышанган. Ул күрсәтелгән телефон аша ялган банк хезмәтәрләре белән элемтәгә кергән һәм картаны "активлаштыру" өчен кирәкле гамәлләрне үтәгән, реквизитларын һәм шәхси мәгълүматларны белдергән. Ир-ат, счетыннан 4500 сум акчасы алынуы турында хәбәр килгәч, алдануын аңлаган.
Үзләрен Чаллыда яшәүче дип таныштырган мошенниклар тарафыннан Санкт-Петербург кешесе дә зыян күргән. Ир-ат эретеп ябыштыру аппаратын сату турында игълан урнаштырган һәм тиздән сатып алучы шалтыраткан. Ул техниканы сатып алырга теләве турында әйткән һәм банк картасы реквизитларын сорап алган. Зыян күрүче 7 мең сум акчасын алдыргач, полициягә мөрәҗәгать иткән һәм хокук сакчыларына сатып алучылар шалтыраткан абонент номерларын биргән. Полиция хезмәткәрләре номерларның Казан шәһәрендә теркәлүен ачыклаган.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Интернет челтәрендә товарларга заказ биргәндә һәм андагы хезмәтләрдән кулланганда сак һәм игътибарлы булырга кирәклеген искәртә.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе
Нет комментариев