Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөшәррәф Галиев исемле талант

Хәтер Мөшәррәф Галиев исемле талант Ул 1950 елның 20 февралендә районыбызның Ары авылында дөньяга аваз сала. Күлле Киме урта мәктәбен тәмамлагач, тормыш сукмагы аны Казан университетының "Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә. Танылган галимнәр Х.Госман, Мостафа Ногман, Ибраһим Нуруллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Флера Ганиева аның тел атлы тылсымлы зур дөньяга...

Хәтер

Мөшәррәф Галиев исемле талант

Ул 1950 елның 20 февралендә районыбызның Ары авылында дөньяга аваз сала. Күлле Киме урта мәктәбен тәмамлагач, тормыш сукмагы аны Казан университетының "Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә. Танылган галимнәр Х.Госман, Мостафа Ногман, Ибраһим Нуруллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Флера Ганиева аның тел атлы тылсымлы зур дөньяга култыклап алып кергән беренче остаз, укытучылары була. Менә каян килгән ул Мөшәррәфтәге үткен, эзлекле фикерләү, романтик рух., көлә белеп көлү...

Университеттан соң ул Актаныш, Биектау районнарында комсомол эшендә эшли. Оештыру бүлеге мөдире буларак күпне күрә, күпне ишетә. Биектауда татар мәктәбе юклыгына борчылып чаң суга. (Ә анда бүгенгәчә юк). Ачуларын сорап, "Татар мәктәбе булырга тиеш", дип, Өлкә комитетына хат юллый. Җавап итеп аны эшеннән бушатып, "Социалистик Татарстан" газетасының хатлар бүлегенә гади хезмәткәр итеп күчерәләр, мөхәррире Ш.Хамматов күзәтүе астына. Бу инде рухи һәм матди яктан кысу. Тик Мөшәррәф югалып калмый, аз акчага булса да шунда 25 елга якын кирәкле эшне башкара.

Дөньялар үзгәрә башлагач, фидакарьлеге өчен аңа "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мәртәбәле исем бирәләр. Ул җор телле журналист, тормышчан хикәяләр остасы, шагыйрь Марсель Галиев әйткәнчә, үзенчәлекле шигырьләр иясе иде. Поэзиясе туган телебезне саклауга, парчалары томана бушбугазлардан, ялагайлардан ачы-каһкаһәле көлүгә корылган иде. Киләчәк эш-планнары бар иде.

Бу "Шәһри Казан"да чагында ачык чагылды - яшен ташыдай ялтырап алды. Мәгърифәттә яшьләрнең каләмнәрен чарлатты. Бизнес Онлайн да кемлеген - булдыра алганын күрсәтә алды.

Ләкин... фаҗигале үлеме ?! Аның безнең арабыздан киткәненә байтак еллар узды инде. Хәтерлим - тирәмдә беркем дә юк. Ул колакка иелеп кенә пышылдый: "Халыкара хәл катлаулы, шуңа күрә авылга кайтып киләм әле. Безнеңчә: туган телем өчен сыкранам, тынычланып килим әле...

Кабере - Ары зиратында. Ә язганнары - мирасы хәләл җефете Тәнзилә ханымда, туган-тумачаларында, милләт өчен янганнарда... Ары авылында М.Галиев туып үскән йорт саклана. Аны хөрмәтләп истәлек-такта куярга иде! Балачагы үткән урамга аның исемен бирсәк тә начар булмас. Ул нәфселе кеше түгел иде - юка гына булса да китабын чыгара алсак, рухы шат булыр иде. Әдәбият-сәнгатьне бәяли белгән район җитәкчелеге фикер-тәкъдимнәренә колак салыр дип ышанам

Н.Арылы, Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев