Мәшүт ага өрәге
Узган гасырның сиксәненче еллары уртасында, миңа, Арча районы Эчке эшләр бүлегенең 21нче бүлмәсендә җиде ай буе Ибраһимов Мәшүт белән кара-каршы утырып эшләргә туры килде. Бу кешене өлкән буын, бигрәк тә сәүдә хезмәтендә эшләгәннәр хәтерли булыр. Алар Мәшүт агадан уттан курыккан кебек куркалар иде. Шәл мамыгы алып-сатып файда күрүчеләрне дә: "Артыгыздан...
Узган гасырның сиксәненче еллары уртасында, миңа, Арча районы Эчке эшләр бүлегенең 21нче бүлмәсендә җиде ай буе Ибраһимов Мәшүт белән кара-каршы утырып эшләргә туры килде.
Бу кешене өлкән буын, бигрәк тә сәүдә хезмәтендә эшләгәннәр хәтерли булыр. Алар Мәшүт агадан уттан курыккан кебек куркалар иде. Шәл мамыгы алып-сатып файда күрүчеләрне дә: "Артыгыздан Мәшүт бастырып килә!" - дип өркеткәннәр. Ул чорның колхоз рәисләре дә аннан читтәрәк йөрергә тырыштылар. Өрәге бар иде мәрхүмнең.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгында ОБХСС хезмәткәрләре арасыннан "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнгән бердәнбер кеше иде ул - Мәшүт Йосыф улы. Бу - сугышчан орден, аңа, бер төркем сәүдә системасы каракларын фаш иткән өчен бирелгән. Орденны ул тагып йөрмәде, аның белән мактанмады да. "Яшь вакытта нык эшләнгән инде. Хәзер алай итеп эшләрлек чама юк", - дип әйтә торган иде. Милициядән пенсиягә киткәндә ике кешегә җитәрлек эш стажы бар иде Мәшүт аганың.
- Нигә пенсиягә китеп ял итмисез? - дип сорагач, «Рәүф энем, мин бүтән эш эшли белмим, ә эшсез тора алмыйм. Бер тәрәзәдән икенчесенә килеп, хатын, балалар кайчан кайтыр икән дип өйдә эч пошырып утырганчы, эшкә баруым әйбәтрәк. Кеше арасында вакыт та уза, күңел дә күтәрелә. Менә сине дә, аз булса да эшкә өйрәтәм. Ничә ел эшләсәм дә, ОБХСС эшенең бөтен нечкәлекләрен белеп бетерә алганым юк әле. Законнар чыга тора. Ул законнарны ничек әйләнеп узарга икәнлеген уйлап табып торалар. Без эшләгән эшнең бик азы гына суд аша уза. Калганнары ярты юлда тарала. Системасы бик үк дөрес түгел», - дип әйткәне хәтеремдә калган.
Эчке эшләр бүлегенең түрәләре Мәшүт агага транспорт бирмәделәр. Ул аны бик сорамады да. Казан каласына электр поездына утырып йөрдек, ә аннан соң автобус, трамвай белән. Тоткарланган кешегә үз акчабызга билет алып Арчага алып кайткан вакытыбыз да булды. Мәшүт ага колхозларга чыкса, тизрәк китсен генә дип аны Арчага илтәргә, колхоз рәисләре үз машиналарын биргәлиләр иде. Озаграк тоткарланса, ни дә булса актарып чыгара иде мәрхүм. Авыл саен диярлек ышанычлы кешеләре бар иде. Алар Мәшүт агага кирәк мәгълүматларны биреп кенә тордылар.
Җинаять эшләп үз гаебен танырга теләмәгән кешеләр белән үзенең сөйләшү алымнары бар иде Мәшүт аганың: "Ят та тор, ят та тор, Арча юлы тап-такыр! Төрен, төрен, төрен дә ике көннең берендә, шушы бүлмәгә чакыртам да торам инде мин сине", - дигән такмагы истә калган. Гаеплегә Җинаять кодексының кирәк битен ачып, китереп тоттыра:
- Укы, кычкырып укы! Ничә ел диелгән? Башыңны төрмәдә черетәсең килмәсә әйт дөресен! Аннан тынычлап өеңә кайтып китәрсең. Әйтмәсәң, КПЗда сиңа гына урын табылыр, һ.б. һ.б.
Мәшүт аганың өрәге тик торганда гына барлыкка килмәгән. Эшли-эшли, сүздән сүзгә күчә-күчә барлыкка килгәндер дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев