Мылтыктан атып тоткан…
Ашыт балыгы Элек, революциягә кадәр дә, революциядән соң да, әле мин хәтерләгәндә дә, Ашыт елгасы һәм аның кушылдыкларында - инешләрдә балык исәпсез-хисапсыз күп иде. Ашыт бассейнында яшәүче һәр кеше язгы Ашыт балыгыннан авыз итәргә тырыша. 60 нчы елларда да әле Югары Көек инешендә, Күлле Киме белән Югары Көек арасындагы инештә...
Ашыт балыгы
Элек, революциягә кадәр дә, революциядән соң да, әле мин хәтерләгәндә дә, Ашыт елгасы һәм аның кушылдыкларында - инешләрдә балык исәпсез-хисапсыз күп иде. Ашыт бассейнында яшәүче һәр кеше язгы Ашыт балыгыннан авыз итәргә тырыша. 60 нчы елларда да әле Югары Көек инешендә, Күлле Киме белән Югары Көек арасындагы инештә чабак, кызылканат кебек балыклар тота идек. Тәнкә балык (пескарь) һәм мүнчи балык (вьюн) инештәге һәр таш астында була иде. Мондый вак балыклар хәзер инешләрдә юк дәрәҗәсендә. Балык уылдык чәчү өчен үргә менә. Ә Югары Көек инешендә ике урында труба-күпер салынган. Аларда су өстән аска, биектән ага. Балыкка менә дигән киртә. Түбән Көек инешендә дә мондый труба-күпер бар.
- Бала вакытта (революциягә кадәр) Киме елгасындагы түгәрәк сулыкларны алдан буып куеп, суын чиләк белән түгеп бетереп, чиләкләп балык тота идек. Арасында чуртан да очрый иде, - дип сөйли иде минем әти.
- Тын вакытта, Каенсар тегермәне буасында, балыклар көтүе белән күренеп йөриләр иде. Тегермәнче урыс зур-зур балыкларны мылтыктан атып тоткан, - дип искә ала ул елларны Каенсарның Гыйният абый. Кызганыч, тарихи истәлек итеп тә бер генә су тегермәнен дә калдырмадык. Балыкның күп булуы, менә шушы тегермән буаларының күп булуына бәйле булу бәхәссез.
- Сугышка кадәр, Ашытта, башыннан бау белән бәйләп иң өстенә куйсаң, койрыгы җирдә сөйрәлеп баручы чуртаннар бар иде. Тоткан балыкны ат олавына төяп кайттык. Балыкны, кыш өчен кисмәкләргә тозлап куйдык. Бу юллар Атамыш авылыннан элекке укытучы Крупчатников Семен Иванович истәлекләреннән.
Заманында "Үрнәк" колхозында (Олы Әтнә авылы) махсус балыкчылар бригадасы булган. Алар Атамыштан җәтмәләр белән тоткан балыкны Әтнәгә ат олаулары белән кайтарып, шул балыкны колхозчыларның хезмәт көненә өләшкәннәр.
Мондый мисалларны күп язарга булыр иде. Бүген безне нәкъ шуның киресе, Ашыт һәм аның кушылдыкларында балык аз булу борчый. Балыкның кимүенә китергән сәбәпләрнең инде төзәтеп булмаслыклары да, әле төзәтеп булырлыклары да бар.
Ашыт буендагы урманнарны, тугайлардагы әрәмәлекләрне бетерү, беренче чиратта чишмәләрнең, сазлыкларның кимүенә китерде. Инешләрдә, Ашытта шул сәбәпле су азайды. А. Артемьев китабында шундый юллар бар. "Илләт һәм аның кушылдыгы Ашытта агачны берәмлөп-берәмләп сал итеп агызганнар" (Список населенных мест по сведениям 1859г, - XIV: Казанская губерния). Димәк, ул чорда да әле Ашыт буенда агач хәзерләрлек урманнар булган. Хәзер борынгы урманнар урынында - басу-кырлар.
Соңгы елларда көздән сөрелеп калган басулардан агып төшкән ләм елгаларны саектырды. Көчле яңгырлардан соң агып төшкән минераль ашламалар, агулы химикатлар, фермалардан, машина-трактор паркларыннан агып төшкән пычрак сулар Ашыттагы тереклеккә төзәлмәслек яра ясыйлар.
Ашыт бассейны инешләрендә соңгы елларда төзелгән буалар бар. Бу буаларның булуы киләчәктә балыкның артуына өмет уята.
Ашыт елгасы урта агымы тугаенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә заказник оешты. Заказникта вакытлыча аучылык эшләре тыела. Мондагы табигатьне саклау эшен дәүләт үз күзәтүенә ала. Ашыт буе, әле дә, Татарстанның башка төбәкләренә караганда, балыкка, кош-кортка, җәнлеккә бай икән. Аларның сыену урыны - Ашыт буе сазлыклары, әрәмәлекләре.
Ашыт бассейны елгаларында дистәләгән төрле балыклар яши. Безнең яклардагы балыклар турындагы мәгълүматларны миңа Дусым авылыннан, мәрхүм Һидият Лотфуллин биргән иде. Ул яшьрәк вакытта бик оста балыкчы булган. Түбән Көек авылында яшәүче ветврач Сафин Фәйзрахман да Ашыт балыклары турында көннәр буе сөйли ала.
Ашытта буе бер метрга җиткән, ә авырлыгы 10 кг булган чуртаннар очрый. Элегрәк 18 кг авырлыктагы чуртаннар да тотылган. Чуртан (щука) - ерткыч балык, вак балыклар белән туклана. Ашытның акрын гына ага торган, яр буе суүсемлекләре белән капланган урыннарын ярата. Өсте яшькелт булганлыктан, яр буендагы үлән арасында җылы суда хәрәкәтсез яткан чуртан бөтенләй күренми. Зур чуртаннар балык запасына зыян китерәләр. Сирәк-мирәк Ашытта да зур чуртан тоту очраклары ишетелгәләп куя.
Буе 20-25 см, ә авырлыгы 200-300 г булган яссы балык - чабак (плотва) күп очрый. Барлык балыкка да хас булган кебек чабакның сырты караңгы төстә, ә аскы өлеше - көмешсыман ак төстә. Элек ул кечкенә инешләрдә дә күп була торган иде. Елганың тын урыннарын ярата. Үлән, суүсемнәр, вак моллюскалар, балыклар белән туклана. Ә үзе, күбесенчә, чуртанга азык хезмәтен үти.
Кушбаш (головль) елганың тиз аккан урыннарында яшәргә ярата. Ашытта 2-2,5 кг авырлыктагы кушбашлар очрый. Ул бары тик елга суында гына яши. Су үсемлекләре һәм хайваннары, бөҗәкләр, ә зурлары - бака, вак балык, кысла белән туклана. Сырты караңгы-яшел төстә. Өстәге йөзгече, койрыгы караңгы төстә, ә аскы йөзгечләре кызыл төстә. Кушбаш - ерткыч балык, Ашытта күп очрый.
Бәртәс (язь) Ашытта күп яши торган балыкларның берсе. Берәр килограммлы балыкларны очратырга мөмкин. Бәртәснең төп азыгы - су үсемлекләре һәм вак моллюскалар. Аның сырты, ян-яклары караңгы, ә аскы өлеше ачык төстә. Канатлары кызгылт. Иртә язда, чуртан белән бер вакытта уылдык чәчә башлый. Тирән урыннарда кышлый.
Ашытның су үсемлекләре белән капланган су асты әрәмәлекләрендә кызылканат (красноперка) яши. Ул 20-25 см озынлыкта, 200-350г авырлыкта була. Бары тик су үсемлекләре белән генә туклана. Башка балыклардан йөзгечләре (канаты) һәм койрыгының ачык кызыл булуы белән аерылып тора. Тегермән буалары булганда кызылканатны кечкенә инешләрдә дә күрергә була иде.
Кара балык (линь) ләм һәм үсемлекләр белән капланган күлләрне үз итә. Ләкин сирәк булса да Ашытның агымсыз, тын урыннарында авырлыгы 1 кг, ә озынлыгы 30 см га җиткән кара балыклар очрый. Сырты караңгы-яшел, ян-яклары алтынсыман ялтырап тора торган яшькелт-сары. Барлык йөзгечләре дә, әйтергә кирәк, балык үзе дә караңгы төстә. Исеме җисеменә туры килеп тора.
Ашытта бик сирәк, ерткыч опты (жерех) балыгын күрергә мөмкин. Авырлыгы 4 кг га, ә буе 60 см га җитә. Сыртындагы, койрыгындагы йөзгечләре караңгы, ә астагылары кызыл төстә гәүдәсенең ян-яклары көмешсыман. Ашытка, кайбер сирәк очрый торган балыклар, язгы ташу вакытында Илләт һәм Иделдән дә күтәрелә.
Элек Ашытта корбан балык (лещ) күп булса, хәзер ул бик сирәк очрый. Ашытта 3 кг лы балыклар очраган. Гәүдәсе яссы, йөзгечләре караңгы төстә. Балыкның өске өлеше караңгы, алтынсыман-сары, ә асты көмешсыман ак, тирән сулы тын урыннарда яшәргә ярата. Корбан балык су төбендәге төрле бөҗәкләр, моллюскалар, личинкалар белән туклана.
Алабуга (окунь) Ашытта күп очрый. Сирәк очракта гына авырлыгы 1 кг җитә. Ерткыч балык. Вак-төяк балыклар, хайваннар белән туена. Гәүдәсе яшькелт-сары, сырты караңгы төстә. Астагы йөзгечләре, койрыгы кызыл төстә. Алабуга бик акрын үсә.
Шыртлака (ерш) - авырлыгы 50 г, ә буе 16 см дан артмаган балык. Шыртлаканы чуртан, налим бик теләп ашый. Сыртындагы йөзгечләрендә чәнечкеләр бар. Чәнечкеләр ерткыч балыклардан саклану өчен кирәк. Елга төбендәге вак бөҗәкләр белән туклана.
Ашытта кышкы декабрь-январь салкыннарында да уылдык чәчеп нәсел калдырган, башка балыкларга бөтенләй охшамаган жумба (налим) балыгын очратырга була. Аны мунчала балык дип тә йөртәләр. Ашытта өчәр килограммлы балыклар очрый. Караңгы-көрән төстәге балыкта ачык төстәге таплар бар. Гәүдәсе лайлалы, кулдан шуып төшәргә генә тора. Жумба акрын үсә. Баштагы 2-3 елда елга төбендәге умырткасыз хайваннар белән тукланса, соңрак бака - балык белән тукланып ерткыч балыкка әйләнә. Елга төбендәге таш, тамыр асларына качып ята. Салкын суны ярата, шуңа да җәй көне аз хәрәкәтләнә. Буе 60 см, ә авырлыгы 4,5 кг җитәргә мөмкин.
Ашыт елгасында, оста балыкчыларның җәтмәләренә сезонга бер-ике тапкыр елан балык (минога ручьевая) керә. Озынлыгы 10-16 см дан артмаган, еланга охшаган, озынча, нәзек балык.
Кәрәкә (золотой карась) Ашытта бик сирәк булса да, район территориясендәге күлләрдә бик күп очрый, тиз үрчи. Гәүдәсе кыска, түгәрәк, алтынсыман-сары төстә. Йөзгечләре караңгы-кызыл төстә. Кәрәкә күл төбендәге вак-төяк бөҗәкләр белән туклана. Артык зур булып үсми, вак балык. Кәрәкә Ары авылы күлләрендә бик күп. "Кыш көне көтүләре белән күлдәге бәке авызына җыелалар, хәтта чиләккә керәләр. Балык артыннан күлгә үрдәк, акчарлак күп килә, - ди Арының күл буенда гына яшәүче Илгиз абый.
Ашыт кушылдыкларында, бигрәк тә Үртәм елгасының Мари ягыннан агып чыгучы инешләрендә буалар бар. Аларның кайберләренә сазан җибәрделәр. Шушы буалардан чыгып, сирәк кенә, сазан Ашытка да эләгә. Азыкка таләпчән булмаган, тиз үсүчән балык.
Ашыт кушылдыкларында, сай гына инешләрдә тәңкә балык (пескарь) яши. Ул ташлы, тиз ага торган инешләрне үз итә. Аны төрле авылда төрлечә атыйлар (ташбаш, комкорсак...). Мин бала чакта, инештә каз-үрдәкләр коену өчен буа ясыйлар иде. Кич-иртә, буада су тонык булганда, су төбендә көтүе белән йөзүче тәңкә балыклар күренә иде. Хәзер инештә тәңкә балык юк. Сәбәбе - труба-күперләр аша балык уылдык чәчү өчен югары күтәрелә алмый. Булган балык язгы көчле су белән аска агып төшә.
Ашытта яңадан чабакка охшаган, аннан кечкенә балык - җилем балык яки ач чабак (уклея) яши. Алдавыч балык дип тә атыйлар аны.
Безнең якның тиз ага торган инешләрендә, һәрбер таш астында кечкенә генә, кулдан бик тиз шуа торган, 10 см дан артмаган эт балыгы яши. Безнең авылда аны мүнчи балык диләр. Алар өч-дүрт төрле була. Урычса вьюн, шиповка, голец дип йөртәләр. Бу җитез балыклар төрле авылда төрле исемнәр белән аталалар. Мүнчи балык уылдык чәчү өчен инешнең иң очына кадәр йөзеп менә. Элек Югары Көек инешендә алар шулкадәр күп иде. Үрдәк-казга ашарга да, бала-чага тотарга да җитте. Торба-күперләр аркасында, инешнең матурлыгы - шушы вак кына җитез балыклар юкка чыкты. Ә күпме малай-шалай мүнчине уч белән таш астыннан тотып шатлык хисе кичерә иде! Әйтеп бетергесез!
Үзебезнең як инеше һәм елгаларында балык күп булсын дисәк, аны төрле ысуллар белән тоту турында гына уйламаска, ә балыкны арттыру, саклау, сулыкларны пычратмау турында да беренче чиратта уйларга кирәк. Ашыт буе балык, кош-корт, җәнлек яшәү өчен чын тыюлык (заказник), оҗмах булсын.
Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов,
Югары Көек авылы, фенолог.
Фидаил Кадимов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев