Надия Сәфәргалиева - беренче
Кукмара районында "Ел хатын-кызы һәм ир-егете" республика бәйгесенең зона ярышы булып узды. Биредә безнең районнан да катнашучылар булды. Болар: Олы Мәңгәр авылыннан Надия Сәфәргалиева, Илсияр Абдуллаҗанова, Зәлфия Корбанова һәм Гәлия наил кызы.
Биредә Надия ханым "Хатын-кыз әни" номинациясендә беренче урынга лаек булды. Ә Илсияр ханым икенче урынга. "Икесе дә бик матур чыгыш ясадылар, алга таба икесенең дә Казанга бару мөмкинлеге бар", - диде район сәнгать мәктәбе директоры Алия Абдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев