Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наркотиклардан дәва табылырга мөмкин

Россия галимнәре наркотиклардан рәхәтлек алуны блокировкалаучы молекула уйлап чыгарганнар. Бу хакта "Известия" газетасы хәбәр итә. Яңа препарат, башлыча, морфинның наркотик булмаган төре дияргә була. Аны канга керткәннән соң, организм наркотик матдәләрнең баш миенә үтеп керүенә каршы торучы тәнчекләр ясап чыгара. Пациент, наркотиктан кәеф алмый һәм аны куллану теләген югалта. Әйтүләренчә,...

Россия галимнәре наркотиклардан рәхәтлек алуны блокировкалаучы молекула уйлап чыгарганнар. Бу хакта "Известия" газетасы хәбәр итә.

Яңа препарат, башлыча, морфинның наркотик булмаган төре дияргә була. Аны канга керткәннән соң, организм наркотик матдәләрнең баш миенә үтеп керүенә каршы торучы тәнчекләр ясап чыгара. Пациент, наркотиктан кәеф алмый һәм аны куллану теләген югалта. Әйтүләренчә, препарат героин, морфин, дезоморфинга каршы бик эффектлы көрәшә. Тулысынча дәвалау 1-2 ел алыр, диләр.

  • Гамәлдәге препаратлар наркоманнарның 10-30 процентын тулысынча дәвалый һәм бик күп "Побочный эффект"ка ия. Ә бу - кеше кабат наркотиклар куллана башламасын өчен хезмәт итә, - ди әлеге институт лабораториясе мөдире Марина Мягкова.

  • Теориядә препаратны яшүсмерләр арасында наркотикларга бәйлелек бклдырмау өчен дә кулланырга була. Әмма моны сынаулар уздыргач кынпа төгәл әйтеп булачак. Хайваннарда сынаулар быел ук башлана. Бар да яхшы узса, кешедә сыный башлыйбыз, - ди ул.

Чыганак: 116.ru

Михаил Бушков специально для 116.ru

Фото с сайта Shutterstock.com

Оригинал чыганак:http://116.ru/text/newsline/260840804864001.html?full=3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев