Наркотикларга каршы эшчәнлек
Район хакимиятендә наркотиклар әйләнешенә багышланган утырыш узды.
Утырышта наркотиклар әйләнеше контроле федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсеннән Фәридә Кәримуллина катнашты. Җыелышны башкарма комитет җитәкчесе Габделнур Мәрданов алып барды. Районның наркотикларга һәм аның әйләнешенә каршы узган елгы эшчәнлеге турында сөйләде.
- Бу эшкә яшьләр эше, спорт һәм туризм комитеты гына түгел, укытучылар
- да, спорт өлкәсе дә, больница һәм әлбәттә, газета да җәлеп ителде, - дип билгеләде.
Район үзәк больницасы баш табибы Азат Гарипов, мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Рәхимҗанова, Россия эчке эшләр министрлыгының "Әтнә" бүлекчәсе җитәкчесе Фәнил Сәләхов, Габдулла Тукай исемендәге техникумның директор урынбасары Резеда Гарипова һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов бу өлкәдәге эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Фикерләре бердәй: аеруча техникумның игътибар үзәгендә булырга тиешлеге бәхәссез. Чөнки техникумга Арчадан, Биектаудан, Балтачтан, Моркидан, Яшел Үзәннән килеп укучылар да бар. Ә бездә наркотиклар әйләнеше һәм аларны куллану әлеге районнар белән чагыштырлык дәрәҗәдә начар түгел.
Фәридә Кәримуллина да үзара әңгәмәдә:
- Саннар буенча күзалласак, районда әлеге проблема торышын уңай дип бәяләргә була, - диде.
Әйтүенчә, хәзер наркотикларның гашиш һәм мәк нигезендәгеләре күбәйгән.
- Соңгы 4 елда гына 80 яңа төре ачыкланды. Наркотиклар белән кызыксынуны теләсә-нинди юл белән арттыралар... зыяны турында гына әйтмиләр. Шул ук вакытта даруханәләрдән рецептсыз гына сатылучы көчле тәэсир итә торган матдәләргә дә чик куярга кирәк, - диде. Бу уңайдан, әле яңарак кына, көчле тәэсир итүче матдә кулланып җан тәслим кылучылар турында сөйләде.
Соңыннан наркотиклар әйләнеше буенча быелгы планга үзгәрешләр керттеләр. Башкарма комитет җитәкчесе исә:
- Киләсе очрашуларда авыл җирлеге башлыклары чыгышын тыңлауны да көн тәртибенә кертәбез, - диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев