Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үтәлеш начар түгел

ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен чираттагы видеобрифинг узды.

Элеккеләре кебек үк, бу юлы да төп игътибар республиканың торак-коммуналь хуҗалыгын реформалауга, мәгариф объектлары ремонтына, фельд­шер-акушерлык пунктлары төзелешенә, "Чистая вода" буенча барган төзелеш эшләренә, шулай ук күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирүгә юнәлтелгән иде. Мәсьәләләрнең күпчелеге безнең районга кагылмаса да, чөнки инде бездә аларның күбесе үтәлде, күз салып узыйк.

Мәгариф объектлары ремонты республика буенча дәвам итсә дә, бездә бу хакта сөйләү урынсыз булыр. Шөкер, ремонттан соң Олы Әтнә башлангыч мәктәбе инде уңышлы гына эшли. Ә менә Арыда урнаштырылачак фельдшер-акушерлык пунктының әлегә нигезе генә әзер. Әйтүләренчә, подрядчы да билгеле. Хәзер эш заводтан җыелма корылмаларның кайтуына гына терәлеп кала. Панель стеналар нигезендә төзелгән бина бик матур да, халыкны кабул итәр өчен бик уңайлы да булырга тиеш.

"Чистая вода" буенча да эш тәмам дияргә була. Программа буенча республикада 300 км су торбалары салынырга тиеш иде. План 315 км-га үтәлгән. Скважиналар инде барысы да казылган, ә аларның саны 42 берәмлек. Бүгенге көнгә ул ахыргы этапка аяк басты, хәзер су бирү башняларын урнаштыру эшләре бара. Кызганычка каршы, республиканың 11 районы 32 объект буенча документлар тапшырмаган. Ә безнең илдә, үзегез беләсез - "без бумажки ты букашка". 1 ноябрьгә кадәр шушы документларның барысын да тапшырырга кирәк. Хәер, газета дөнья күргәнче ул башкарылгандыр инде.

"Суны җибәрәсе генә калды, башня да бастырылды", - диделәр. Бу хакта хакимият башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлегендә белештем.

Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү буенча да проблема юк. Бездә юк, ә менә республика буенча хәл шактый катлаулы. Аеруча зур шәһәрләрдә. ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов сүзләренә караганда, Татарстанда күп балалы гаиләләрдән җир участоклары сорап, 20 мең гариза килгән инде. Шул ук вакытта кадастр учетына кую барлык районнар тарафыннан да 100 %ка диярлек үтәлгән. Бу яктан халыкны 3 юнәлеш борчый, бездә алар ничек үтәлә, күз салыйк.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасыннан алган мәгълүматларга караганда, районда "формирование" - 100 %. Барысы 116 гариза кабул ителгән. Видеоконференция мәгълүматлары буенча бездә 109 участок бирелгән саналса да, бүгенге көнгә аларга тагын икәү өстәлгән. Димәк үтәлеш - 94 %.

Әлегә шундый яңалыклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев