“НӘТИҖӘ САННАРДА ЧАГЫЛА”
10 ноябрь - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре. Бу уңайдан Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау бүлеге" "Әтнә" бүлекчәсе җитәкчесе полиция майоры Фәнил Фидаил улы Сәләхов белән әңгәмә үткәрдек.
- Бәйрәмне нинди рухта каршы аласыз?
- Куанып, чөнки җинаятьләрне ачу узган елгыдан яхшырак: 10 айда 84 процент тәшкил итә. Әле бу штатлар кыскара торып...
- Аерым җинаять эшләрен искә алып үтмәссезме?
- Бу очракта авыр җинаять эшләрен телгә алу урынлы булыр. Әйтик, Шимбердәге, Ташчишмәдәге авыр җинаятьләр, Яңа Әтнә һәм Көектәге кеше кыйнау, район үзәгендә яшьләр арасындагы конфликт очраклары әнә шундыйлар.
- "Биектау" бүлегенең ярдәме ни дәрәҗәдә?
- Безнең бүлекчәдә кайбер штатлар юк: мәсәлән, эксперт, кинолог штатлары. Аларга мохтаҗлык туса, "Биектау" бүлегенә хәбәр итәбез. Авыр җинаять эшләре вакытында да "Биектау"дан махсус тикшерү төркеме килә. Район хакимияте дә һәрвакыт ярдәм кулы суза. Башкарма комитетның төрле комиссияләре белән берлектә эшлибез.
- Җитәкчелек белән тыгыз элемтәдә булуыгыз куанычлы хәл...
- ...Халык белән дә еш очрашабыз, һәр квартал саен участок инспекторлары халык алдында хисап тота.
- Белүебезчә, сезнең штат шактыйга кимеде.
- Бүлекчәдә 26 кеше эшли. Шуңа карамастан, нәтиҗәлелек үсә бара. Аеруча өлкән участок инспекторлары, полиция майорлары Рүзәл Корбанов (автор фотосында) һәм Фәнис Низамиевне мактап телгә алыр идем. Беренчесе - үзәк участок инспекторы, быел участок инспекторлары арасында иң күп җинаять эшләрен ул ачты. Ике хезмәткәребез - Роберт Гомәров һәм Ренат Сәфәргалиев 6 ай Чечен Республикасында хезмәт итеп кайттылар. Исән-сау әйләнеп кайтулары икеләтә шатлык.
- Участок инспекторларының вазифалары катлауланды бугай?
- Иң авыры - алар җилкәсендә. Алар "дознаватель" дә, ЮХИДИ һәм экология хезмәткәре дә. 6 участок инспекторыбыз бар - югарыда телгә алганнардан тыш, Ирек Бәйрәмов, Марат Әмиров, Илнур Юсупов, Илнар Закиров та тырыш хезмәткәрләр. 17 ноябрьдә аларның һөнәри бәйрәмнәре.
- Башка хезмәтләр эшен ничек бәялисез?
- Бар да яхшы эшли, уртак тырышлык нәтиҗәсе саннарда чагыла. Аерым алсак, "дознаватель" Айсылу Нигъмәтҗанова, тикшерүче Фәнис Әскаров үз эшләрен белеп, югары сыйфатлы итеп башкаралар. Материалларны судка җибәргәндә бу бик мөһим. Административ практика инспекторы Эльвира Әмирова да төгәллеге белән аерылып тора. Штат расписаниесе үзгәрү нәтиҗәсендә, тагын бер ЮХИДИ хезмәткәре өстәлде. Аларны да мактап телгә алырга телим. Руль артындагы исерекне генә тоткарламыйлар, әйтик, күптән түгел җинаять буенча хәбәр килгәнче үк, җинаятьчене тоткарлап алып килгәннәр иде.
- Рәхмәт Сезгә, бүлекчә эшчәнлеге буенча гел уңай хәбәрләр ишетергә язсын.
- Монысы халкыбызның юридик яктан белемле булуы, тәртип төшенчәсен дөрес аңлавына бәйле. Бу яктан проблемалар туса, 2-15-75 телефон номеры буенча кизү торучылар бүлегенә хәбәр итүегезне сорыйбыз. Монда да яхшы әзерлекле, тиз арада тиешле нәтиҗәләр ясарга сәләтле хезмәткәрләр - Хәлил Шәмсетдинов, Марат Сәгыйтов, Динар Гарипов һәм аларның ярдәмчеләре эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев