Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ничек “Цифр”лы ТВга күчәргә  һәм төбәк каналларын югалтмаска?

2019 елның 14 октябреннән Россиянең 21 төбәгендә федераль каналларның аналогик трансляциясе туктатылачак. Заманча кабул итү җиһазлары турында алдан кайгырткан тамашачылар 20 санлы телеканалны кабул итә ала һәм бу гына да түгел. "Аналог"та берничә федераль канал, шулай ук төбәк каналы калачак.

 

Цифрлы эфир телевидениесенә ничек тоташырга һәм төбәк һәм муниципаль каналларны аналог форматта кабул итү мөмкинлеген югалтмаска?

Цифрлы эфир телевидениесе DVB-T2 цифрлы телевидение стандартындагы дециметр диапазонында трансляцияләнә.

 

Төбәк һәм муниципаль каналлар төрле районнарда бер метр һәм дециметр диапазоннарда трансляцияләнергә мөмкин. Ягъни "аналог та да, “Цифр"да да. Алайса аларны ничек кабул итәргә соң? Иң яхшы карар: всеволновая антенна. Аның ярдәмендә сигналны берьюлы ике диапазонда да кабул итәргә мөмкин.

 

Күп фатирлы йортлар өчен оптималь ысул йорт түбәсендә коллектив антенна урнаштыру (СКПТ). Ул да бер үк вакытта метрлы һәм дециметрлы диапазоннар кабул итәргә сәләтле. Мондый уртак антеннаны тоташтыру өчен йорт идарәче компаниясенә яки хезмәт күрсәтүче антенна паркына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Хәзер үк ни эшләргә соң?

 

Телеэкраннарда Ахәрефе бармы? Мондый хәреф 10 аналог телеканалы логотибы белән янәшә урнаштырылган. Әгәр экранда А хәрефе юк икән, сез эфирда, кабельдә яки спутник аша “Цифр”ны карагыз. Сездә берни дә өзелмәячәк, приставка сатып алырга кирәкми.

 

А хәрефен күрәсез икән, “Цифр” ягына күчәргә вакыт. Тоташтыру өчен махсус белем һәм күнекмәләргә ия булырга кирәкми.

 

Яңа стандарттагы сигналны кабул итәр өчен кирәк:

1) сезнең торак пунктыгызда цифрлы эфирлы трансляция булу (моны сез карта.ртрс.рф сайтында тикшерә аласыз);

2) DVB-Т2 стандартындагы телевизорыгыз һәм дециметр диапазонындагы кабул итү антеннасы булу. Әгәр мондый җиһаз юк икән, аны сатып алырга кирәк (телевизорны алыштыру урынына тиешле характеристикалары булган приставка сатып алырга мөмкин).

3) цифрлы эфир телевидениесен кабул итү өчен телеканалларның автопоискын эшләтеп җибәрү дә җитә. Шулай ук телеканалларны кул режимында да көйләргә мөмкин. Моның өчен телевизион каналның ешлыгын яки номерын кертергә кирәк. Аны РТРС рәсми сайтында цифрлы ТВ челтәре төзелеше бүлегендә яки ртрс. РФ картасы сайтында белергә була

 

ЦЭТВ каравыңны ничек төгәл билгеләргә?

Бер гади ысулы бар: әгәр сез Карусель” каналы күрәсез икән, ул чакта сез, һичшиксез, “цифр”лы. Бу телеканал аналог форматында күрсәтелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев