Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ничек уйлап, ничек уйнап бетерергә кирәк

Ничек уйлап, ничек уйнап бетерергә кирәк..." 26,27 декабрь көннәрендә Әтнә дәүләт драма театры бинасында газета укучыларыбызга алдан хәбәр иткән "Самогончылар яки Яңа ел маҗаралары" дип исемләнгән бәйрәм тамашасы булды. Показать полностью.. Текә, Тинтәк, Куркак (Рәмис,Фаяз, Нияз) кына чыгыш ясамады анда, ә бөтен коллектив катнашты. Катнашып була, сүз дә юк, тик...

Ничек уйлап, ничек уйнап бетерергә кирәк..."

26,27 декабрь көннәрендә Әтнә дәүләт драма театры бинасында газета укучыларыбызга алдан хәбәр иткән "Самогончылар яки Яңа ел маҗаралары" дип исемләнгән бәйрәм тамашасы булды.

Текә, Тинтәк, Куркак (Рәмис,Фаяз, Нияз) кына чыгыш ясамады анда, ә бөтен коллектив катнашты. Катнашып була, сүз дә юк, тик безнең артистларның уйнау осталыклары, җыр-биюгә булган сәләтләре, халыкны бөтереп үзләре белән уен эченә алып китә алулары сокландыра да куандыра да.
Тамаша авторы Марат Хәбибуллинның кинолардан алынган сюжетларны җирле темага яраклаштыруы, җыр-бию, күбек-шоуны Яңа ел белән бәйли алуы, артистларның осталыклары үз эшен эшләде. "Безнең артистлар, безнекеләр шул алар, каравы рәхәт, берсеннән -берсе оста...", "Бу тамашаны урамда төшергәндә күргән халык ни уйлады икән, ярый без эчебез катып көлдек, ә бу балакайлар совхоз амбарында да купме әүмәкләшкәннәр, күрмәгәннәре калмаган", "Кара син ул 40 еллык паханның җырлавын","Хакимият бинасы каршындагы чыршыны кисүне әйт син, Айрат Фәнил улы ничек тотып болгады, Илшат Баязитов көч-хәл белән кар эченнән тартып алды мескенне", "Ә шарларны каян тапканнар диген, бигрәк зурлар, бөтен зал белән шар атыш уйнадык",- менә шулай сөйләштек соңыннан.
Бүген дә була тамаша, карагыз! Искиткеч!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев