Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“НЫК ГАИЛӘ – КӨЧЛЕ ДӘҮЛӘТ”

Мәдәният һәм спорт үзәгендә "Гаилә көне" уңаеннан шушы исем астында бәйрәм чарасы узды.

Оештыручыла­­ры - район башкарма ко­ми­­тетының опека һәм по­печительлек, "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү, яшьләр эше, спорт һәм туризм, мәдәният бүлекләре һәм балигъ булмаган балалар, аларның хокукларын яклау комиссиясе иде. Бәйрәмдә кат­нашу­чы гаиләләрнең һәм үземнең дә фикерем шул - югары дәрәҗәдә, зә­вык белән узды "Гаилә көне". Ярымтүгәрәк рәвештә тезелгән өстәлләр сый-нигъмәттән сыгылып тора. Гаиләләр үзләре дә пешереп-төшереп, күч­тәнәчләр кыстырып кил­гәннәр. Бәйрәмне:

- Яшәешебезнең нигезе - гаилә. Гаилә учагында янып, һәр көннең ямен, тәмен белеп яшик. Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм, шәхсән, үз исемемнән котлыйм сезне, - дип, башкарма комитет җитәкчесе Габделнур Гыйльметдин улы Мәрдәнов ачып җибәрде.

Бәйрәм үзара очрашып сөйләшүдән тыш, бәйгеләр формасында да барды. Аларны опека һәм попечительлек бүлеге белгече Гөлназ Бадикова, балигъ булмаган балалар комиссиясе сәркатибе Наилә Баһаветдинова составындагы жюри бәяләде. "Гаиләбезнең бер көне" бәйгесендә һәр гаилә вәкиле үзләре белән таныштырды. Презентация рәвешендә тәкъдим итүчеләр дә булды. Ә менә бер бала үз гаиләсе турында бик тә эчтәлекле сочинение язып килгән. Монда гаиләне җылы учак белән чагыштыручылар да, балаларының тырышлыгына, осталыгына сокланулар да булды, гомумән, матур сүзләр күп яңгырады.

Башта балаларны уйнаттылар: шар шартлатып, эчендәге биремне үтәделәр. Монда бала­ның осталыгы да, аңлау дәрәҗәсе дә ачык чагылды. "Аш-су бәйгесе"ндә әни җитәкчелегендә һәр гаилә әзерләгән салатның тышкы матурлыгы да, тәме дә искә алынды. "Иҗади бәйге"дә гаиләләр, әти-әни дә, балалар да барлык осталыкларын күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр.

Барысы нигезендә нә­тиҗәләр ясап, җи­ңү­челәрне котлап, бү­ләк­ләделәр. Хәер, но­ми­на­ция­ләп, һәр гаиләне бү­­ләкләделәр. Алай гы­­намы соң, махсус ку­бок­лар әзерләгәннәр. Мә­­дәният бүлегенә, сандугачтай өздереп сайраган артистлар - Зөлфәт Фәхретдинов, Гөлүзә Сираҗиева, Зөһрә Галиева, Фәрит Шиһаповка зур рәхмәт. Минемчә, бәйрәмдә катнашкан һәр гаиләгә шатлык, куаныч бүләк итте бу көн.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилђ