Күптән түгел миңа Чаллыда яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. "Бер мулла никах укыган өчен утыз мең сум сорый, нишләргә икән?" - дип сорадылар. "Ул "мулла"ны әйләнеп узыгыз, якын да килмәгез", - дип җавап бирергә туры килде.
Аллаһтан килгән диндә - исламда никах укыту бик гади. Шаһитлар алдында егет һәм кыз, кызның әтисе никахның үзара ризалык белән булуы турында игълан итә, кыз сораган мәһәрне - билгеле бер күләмдәге малны - егет бирергә вәгъдә итә һәм шуның белән эш тәмамлана. Әлеге эшкә бернинди аерым белгеч-руханилар таләп ителми, бу гади белемнәрне һәр мөселман белергә тиеш. Бер нәрсәгә басым ясыйк: мәһәрнең күләмен кыз билгели һәм никах вакытында вәгъдә ителгән мал хатынныкы булып санала. Кызның әтисе ул малга өметләнә алмый. Шуңа күрә кыз сату турында бернинди дә сүз була алмый. Шушы гадел тәртипне бозу безнең халыкта күп фаҗигаләр китереп чыгарган, алар, матур әдәбиятта чагылыш табып, күпсанлы драматик язмышларны сурәтләгән повесть-романнар, сәхнә әсәрләре тууына сәбәп булган. Соңыннан "кызыл пропаганда" чорында ул әсәрләр ислам диненә каршы көрәш коралына әверелде. Беренче мөселманнар - сәхабәләр тормышына күз салсак, фәкыйрь, әмма игелеге белән танылган, бик күп атаклы шәхесләрнең гаилә тормышын, алдым-бардым игълан итеп, гади генә башлап китүен күрербез.
Бездә никахтан соң мәҗлес үткәрү традициясе бар. Матур традиция. Аны без туй мәҗлесе дип атап йөртәбез. Менә шул туйга өйләнешүчеләр үзләре теләгән һәм хөрмәт иткән һәркемне чакыра ала. Имам чакырыла икән, бик яхшы. Башка кунаклар белән беррәттән имам да кунак була, яңа өйләнешүчеләргә киңәшләрен җиткерә ала. Туйга килгән өчен кемгәдер бүләк бирмиләр, акча түләмиләр, киресенчә, кунаклар бу көндә яңа гаилә коручыларны котлап бүләк бирә.
Халыкның ислам динен белмәве, аны өйрәнмәве нәтиҗәсендә наданлыктан файдаланырга, үз корсагын тутырып калырга тырышкан руханилар катлавы барлыкка килгән. Дингә яңалык кертелеп, аның асылы бозыла, никах тарифлары, бала тугач, исем кушкан өчен түләнә торган акча тарифлары, мәетне гүргә иңдергән өчен түләнә торган мал һәм башка ялган гамәлләр барлыкка килә. Фәкыйрьләр өчен шактый авыр йөккә әйләнә торган бу йолалар традиция яки яхшы яңалык дип белдерелә, исламдагы мәҗбүри бер гыйбадәт итеп кабул ителә башлый.
Хәзер шундый оятсыз муллалар бар: алар куйган хакны яхшы ук хезмәт хакы алып эшләүчеләр дә көчкә күтәрә. Әниләренең өчесен үткәрү өчен базардан ризык алучыларның зарлануын, ислам динен гаделсезлектә гаепләвен, муллаларга дәгъва белдерүен ишетеп торганым бар. Әмма барыбер шул мәрасимне үткәрәләр. Чөнки, бердән, моны тиеш дип беләләр, икенчедән, кеше сүзеннән куркалар. Бу гамәлләрне башкаруда Аллаһ ризалыгы дигән бернинди ният тә юк, кешедән оялу, мулладан курку гына бар.
Язма авторы белми сөйли торгандыр, муллаларга яла ягадыр дигән шик туарга мөмкин. Халык арасында бу турыда әйткәч, гадәттә гаепле кеше булып каласың, ваһһабчы дигән атама калкып чыга, динне бозучы ярлыгы тагыла, экстремизмда гаепләнәсең. Бу йолаларның хаксыз, кирәксез, зыянлы әйбер икәнен рәсми рәвештә рухани итеп билгеләнеп куелган муллалар үзләре дә белә белүен, тик бу хакта халыкка әйтмәскә кушалар. "Аннан соң без нәрсә хисабына яшәрбез, мәчетне ничек җылытырбыз?" - дигән сорауларны кабыргасы белән куялар, ризыкның Аллаһтан булуына һәм тегеннән яки моннан киләчәгенә шик белдерәләр.
Инде хәзер муллалар ничек яшәргә, мәчетләр ничек җылытылырга тиеш дигән сорауга җавап биреп китик. Мин ике катлы зур мәчете булган авылда яшим. Имамга кырык яшь, биш баласы бар. Ризыгын эшләп таба. Бу юллар авторының йорт нигезен һәм диварын имам үз куллары белән өйде, эчке һәм тышкы ягын бизәде. Кулыннан килмәгән эше юк. Эш арасында биш вакыт намазга мәчеткә бергә йөрдек. Мәчеткә җомгага һәм гаетләргә килгән авылдашлар салган сәдака акчасы Аллаһ йортын җылытырга таман гына була, салкында утырганыбыз юк. Халык гаделлекне күреп тора һәм мәчет өчен, хәленнән килгәнчә, акчасын кызганмый. Татарстандагы байтак авылларда мәчетләр җылытылмый, имамнар акча юклыктан зарлана бүген. Кечкенә авыл өе кадәр мәчетне җылытырга да акча табылмый икән, димәк, халык имамга ышанмый, аны үз итми, исламга килергә ашыкмый. Халыкны дингә өндәү өчен мәет ашларына йөрибез дип әйткән имамнар ялгыша, димәк. Ялган ысул белән хакыйкатькә өндәп булмый. Һәр пәйгамбәр көтү көткән, Давыд пәйгамбәр тимерче булган. Аллаһ илчеләре сәүдә иткән. Пәйгамбәрләр ризыкларын кәсеп белән тапканда, хәзерге имамнар халык өстендә йөк булсыннармыни?
Октябрь инкыйлабына кадәрге халык авыз иҗатын туплаган җыентыкларны ачып карагыз. Үз җилкәсендә яшәгән муллалардан халык нинди көчле сарказм белән көлә. Алар турында октябрь алдыннан татар язучылары фаш итүче күпме китап язды. Халыкның диннән китүенә сәбәпче булган әлеге муллалар өстенә соңыннан фаҗига артыннан фаҗига килде: сөргенгә сөрелү, каторга хезмәтенә дучар ителү, үлем җәзасы кебек сынаулар ишелеп төште. Боларга кем гаепле иде? Большевиклармы? Большевиклар милләткә Аллаһның сынавы иде. Аллаһы Тәгалә исә: "...әгәр казадан бер кайгы ирешсә, бу кайгы үзеңнең кимчелегеңнәндер", - дип әйтә (4:79). Хәзерге чор адәм балаларына ризык табу өчен киң мөмкинлекләр ачты. Исламда булмаган бидгать гамәлләргә каршы чыгу сәбәпле, мәчетләрдән куылган имамнарның берсе дә ач калмады: хезмәт итеп, сәүдәгә керешеп, тыныч күңел белән яши. Ә яхшы яңалык дип, дингә өстәмә гыйбадәтләр тагып, корсак тутырырга тырышкан муллаларны Аллаһы Тәгалә хур итеп тора. Биш вакыт намазын җәмәгать белән укыган, гыйлем өйрәтеп, кәсеп итеп яшәгән имамның ялган гамәлләр белән шөгыльләнергә вакыты да, теләге дә калмый.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ,
Ватаным Татарстан
Нет комментариев