Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Әниләребезнең терәге булырбыз

Ел саен, традиция буларак, ноябрьнең соңгы атнасында "Әниләр көне" билгеләп үтелә. Безнең мәктәбебездә дә бу - иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Аңа әзерләнү алдан ук башлана. Иң якын кешеләребезгә, көчебездән килгәнчә, бүләк әзерлибез. Әниләрнең күңелен күрер өчен, матур концерт номерлары уйлыйбыз. Ниһаять, ул көн килеп җитте. Бәйрәм ике өлештән торды....

Ел саен, традиция буларак, ноябрьнең соңгы атнасында "Әниләр көне" билгеләп үтелә. Безнең мәктәбебездә дә бу - иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Аңа әзерләнү алдан ук башлана. Иң якын кешеләребезгә, көчебездән килгәнчә, бүләк әзерлибез. Әниләрнең күңелен күрер өчен, матур концерт номерлары уйлыйбыз.

Ниһаять, ул көн килеп җитте. Бәйрәм ике өлештән торды. Беренче өлеше - ярминкә. Анда әниләребез пешереп җибәргән тәм-томнардан өстәлләр сыгылып торды. Залда яңгырап торган татар көйләре астында укучылар, берсен-берсе уздырып, үз өстәлен мактады. Кунакка килгән әниләребез кайсы өстәл янында туктарга белми аптырадылар. Ә ярминкә ахырында исә тулы сумкалар, күтәренке кәеф белән концерт буласы залга юнәлделәр.
Аннан соң бәйрәм актлар залында дәвам итте. Концерт искиткеч матур булды. Һәр бала әнисенә карата булган мәхәббәтен җырлар, шигырьләр аша җиткерде. Программада татар, рус, грузин биюләре бар иде. Вальс биюен дә аерым осталык белән башкардылар. Балаларының күңел җылысы белән ясалган бүләкләрне кабул итеп алганда, әниләрнең күзләрендә шатлык яшьләре күренде.
Бу бәйрәм тагын бер кат әниләребезгә булган ихтирамыбызны, игътибарыбызны күрсәтте. Без аларның горурлыгы, терәге булып яшәрбез. Ә ярминкәдә тупланылган сумма исә "Инвалидлар декадасы" кысаларында уздырылган Хәйрия марафонына тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев