Һөнәре – аның язмышы
Гадәттә халык белән тыгыз эшләүче һөнәр вәкилләре: табиблар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, яисә җитештерү өлкәсендә эшләгән кешеләр турында матбугат битләрендә еш укырга туры килә. Беренчеләре игътибарлы, белемле булулары белән хөрмәт яуласалар, икенчеләре югары нәтиҗәләргә ирешеп дан казана. Ә арабызда үз эшләрен намус белән, фидакарьләрчә башкарып та, нәтиҗәсе кеше күзенә бәрелеп тормаган...
Гадәттә халык белән тыгыз эшләүче һөнәр вәкилләре: табиблар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, яисә җитештерү өлкәсендә эшләгән кешеләр турында матбугат битләрендә еш укырга туры килә.
Беренчеләре игътибарлы, белемле булулары белән хөрмәт яуласалар, икенчеләре югары нәтиҗәләргә ирешеп дан казана. Ә арабызда үз эшләрен намус белән, фидакарьләрчә башкарып та, нәтиҗәсе кеше күзенә бәрелеп тормаган шәхесләр дә бар бит.
Шундыйларның берсе - безнең мәгариф бүлеге баш бухгалтеры Гөлнур Газиз кызы. Бухгалтерия эше белән якыннан таныш булмаган кеше аның нинди четерекле, катлаулы, шул ук вакытта вак эш икәнен күз алдына да китереп бетерми. Оешманың сәгать механизмы кебек төгәл эшләвендә бухгалтериянең роле бик зур. Ә аның эшчәнлеге белән оста дирижер кебек баш бухгалтер идарә итә. Безнең Гөлнур нәкъ менә шундый оста, җаваплы, намуслы идарәче дә инде. Ә ул җитәкләгән бухгалтерия 1 генә түгел, ә 28 юридик затка, шуның өстенә тагын ничә филиалга хезмәт күрсәтә. Барысын тәртиптә алып барыр өчен бик зур игътибар, төгәллек, хәтер, пөхтәлек, вакыт кирәк бит. Шулай итеп эшләгәч, бухгалтериягә килгән төрледән-төрле тикшерүләр дә җиңел үтә.
Вакыт дигәннән, анысы аерым бер җыр. Гөлнурның кеше кебек 5тә эштән кайтып китүен сирәк күрәбез. Мәгариф бүлеге тынып кала, ә Гөлнур хезмәтен дәвам итә әле. Отчет вакытларында төнге 10нарга кадәр дә утыра. Кайберәүләр 10 минут соңгарак калса, артык эшләдем дип коты чыга. Ә Гөлнур минут-сәгать түгел, көнен дә санамый. Вакытында башкарыласы эш бар икән, димәк ул аны бернигә карамастан, эшләп бетерергә тиеш, дип саный.
Озак еллар мәгариф бүлеге бухгалтериясен җитәкләү дәверендә һөнәре аның яшәү рәвешенә шул дәрәҗәдә әйләнде ки, хәтта төшендә дә Гөлнур бухгалтер булып кала. Шулай, оныгы Газизә дөньяга килгәч, төш күргәнен сөйли. "Төштә уйлап ятам, Газизә туды, аны баланска алырга кирәк. Материаль байлык итеп алсаң, чыгарасы булыр (кияүгә бирәседер, инде - автор искәрмәсе)", дип сөйли беренче оныгы тугач.
Болай эшенә тулысы белән бирелеп эшләгәч, шәхси тормышы юктыр инде, диючеләр булыр. Аллага шөкер, тормышы гөрләп бара бүгенге көндә. Искиткеч уңган, тәүфыйклы, гаилә җанлы кыз бала тәрбияләп үстерде ул. Гөлгенә ире Раил белән икесе дә дин юлында, ике кыз үстерәләр. Кама Тамагында йорт җиткезделәр. Гөлнурның шатлыгы да, горурлыгы да алар.
Бүген Гөлнур янәшәсендә аны аңлаучы, эчке халәте, тормышка карашы белән дә пар килгән, ярдәм итәргә әзер торган тормыш иптәше - Фердинанды булуына да чиксез шатланабыз. Абыйсы, сеңлесе тормышлары, аларның балалары өчен дә җан атып яши ул.
Гөлнурның тагын кеше буларак бер сыйфаты турында дә әйтеп үтәсем килә. Ул эчкерсез, гайбәт сөйләми, кеше хәленә керә белә. Эш буенча кирәк чакта нык итеп әйтеп куярга мөмкин (шулай булмыйча да ярамый - җитәкче!). Ләкин кеше яманлап утырмый. Киресенчә, кешенең матур якларына соклана белә, мактарга ярата. Үземнең шатлыгым булса, мин аның белән уртаклашырга яратам, чөнки ул башкалар өчен чын күңеленнән шатлана белә. Ә андый кешеләр бик сирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев