Оештырганнар!
Яңа Шашы җирлегенә кергән авылларда да халкыбызның күркәм гореф-гадәте булган Сабан туе гөрләп узды. Көтелгән алынган бәйрәм, оештыручылар тырышлыгы белән бик күңелле булды. Һәр чарага битараф калмаучылар уеннарга катнаштылар, кыюсызраклары мәйдан читеннән дәрт, көч өстәп тордылар. Чакырылган һәвәскәр җырчы Фердинат Сәләхов иҗат төркеме бәйрәмгә ямь өстәде. Милли киемнәрдә чыгыш ясаган...
Яңа Шашы җирлегенә кергән авылларда да халкыбызның күркәм гореф-гадәте булган Сабан туе гөрләп узды. Көтелгән алынган бәйрәм, оештыручылар тырышлыгы белән бик күңелле булды. Һәр чарага битараф калмаучылар уеннарга катнаштылар, кыюсызраклары мәйдан читеннән дәрт, көч өстәп тордылар. Чакырылган һәвәскәр җырчы Фердинат Сәләхов иҗат төркеме бәйрәмгә ямь өстәде. Милли киемнәрдә чыгыш ясаган җирле ветераннарыбыз да артистлардан калышмадылар. Авылдашлар, якташлар, кайткан кунакларын гозерен үтәп, "Таң" күмәк хуҗалыгы, Яңа Шашы авыл җирлеге җитәкчеләренә, бәйрәмне оештыручыларга газета аша рәхмәтемне белдерәсем килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев