Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ока» да җиде яшүсмер авариягә очраган - «Әтнә таңы»

Красный Ключ бистәсе янында 7 яшүсмер, шул исәптән 15 яшьлек кыз утырган «Ока» машинасы каршы як полосага чыгып, » Chevrolet» машинасы белән бәрелешкән. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатканнар. «Эфир24» хәбәр итүенчә, яшьләр дачада туган көн үткәреп, спиртлы эчемлекләр кулланганнар. Бәйрәм өстәле артыннан компания бергәләшеп өйгә кайтырга кузгалган. Машина эчендә булган һәркем...

Красный Ключ бистәсе янында 7 яшүсмер, шул исәптән 15 яшьлек кыз утырган "Ока" машинасы каршы як полосага чыгып, " Chevrolet" машинасы белән бәрелешкән. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатканнар. "Эфир24" хәбәр итүенчә, яшьләр дачада туган көн үткәреп, спиртлы эчемлекләр кулланганнар. Бәйрәм өстәле артыннан компания бергәләшеп өйгә кайтырга кузгалган. Машина эчендә булган һәркем зыян күргән. Иң авыр җәрәхәтләрне йөртүче янында утырган пассажир алган. Юл фаҗигасе китереп чыгарган үсмер шунда ук качмакчы булган, әмма аны урманда куып тотканнар. Бүгенге көндә ул эчке органнары өзелү сәбапле хастаханәдә дәвалана. Автоинспекторлар "Ока" ның рулендә булган егетнең машина йөртү хокукы юк диләр. Җитмәсә,ул спиртлы эчемлекләр кулланган. Бу эш буенча тикшерү бара.

 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев