Олимпиадаларда Олы Әтнә мәктәбе укучылары уңышы
Олы Әтнә урта мәктәбендә Бөтенроссия һәм республика фән олипиадаларының муниципаль этап нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Әйтергә кирәк, мәктәбебездә сәләтле укучыларны тантаналы бүләкләү чарасы матур бер традициягә әверелеп бара.
Әлеге олимпиадалар укучыларда танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну уяту, сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау, алар белән эшләү тәҗрибәсен туплау максатыннан оештырыла. Олимпиадалар 25 фәннән уздырылды һәм мәктәбебездән 105 укучы катнашты. Бу уку елында да укучыларыбыз үзләрен сынатмыйча, 82 призлы урынга лаек булдылар (52 - җиңүче, 30 - призер). Җиңүчеләр арасында 1-2 фәннән генә түгел, ә 3-4 фәннән дә призлы урын яулаган укучылар булды. Алар: 8 а сыйныф укучысы Байрамов Искәндәр (физика һәм астрономия фәннәреннән җиңүче, математика, география фәннәреннән призер), 11 нче сыйныф укучысы Зиганшина Диләрә (экология, биология, татар теле фәннәреннән җиңүче), 10 нчы сыйныф укучысы Баязитов Захир (математика, экономика һәм ТИН фәннәреннән җиңүче), 8 б сыйныф укучысы Сибагатуллин Салават (экология, биология фәннәреннән җиңүче, география фәненнән призер), 7 а сыныф укучысы Бадиков Инсаф ( тарих фәненнән җиңүче, математика, география фәннәреннән призер), 4 а сыйныф укучысы Бадиков Алмаз (математика фәненнән җиңүче, рус теле һәм татар теле фәннәреннән призер).
Олимпиада- ул башкалар белән көч сынашып, җиңү яулау гына түгел, ә күп өйрәнү, күп белү һәм шул белемеңне дөрес итеп куллана алу. Ә иң мөһим әйбер - ул ТЕЛӘК! Барысы да үзебезнең кулларда!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев