Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Мәңгәр өлкәннәре дә "Буран әбиләре"ннән калышмый

"Асылташ" өлкәннәр клубы үзенең актив эшчәнлеген дәвам итә. Авыл китапханәсендә әлеге клуб әгъзаларының чираттагы утырышы булып узды. Ул 8 март - халыкара хатын - кызлар бәйрәменә багышланды. Клубка йөрүче асыл затларны авыл елъязмачысы Илсур абый Шакиров, мәдәният хезмәткәрләре Гөлсинә Шакирова, Илнур Шакиров, "Әтнә таңы" газетасы корреспонденты Фәридә Филатова котлап узды....

"Асылташ" өлкәннәр клубы үзенең актив эшчәнлеген дәвам итә. Авыл китапханәсендә әлеге клуб әгъзаларының чираттагы утырышы булып узды. Ул 8 март - халыкара хатын - кызлар бәйрәменә багышланды. Клубка йөрүче асыл затларны авыл елъязмачысы Илсур абый Шакиров, мәдәният хезмәткәрләре Гөлсинә Шакирова, Илнур Шакиров, "Әтнә таңы" газетасы корреспонденты Фәридә Филатова котлап узды. Шулай ук үзләренең матур җырларын да бүләк иттеләр. Китапханә мөдире Гөлшат Гарифҗанова ислам дине темасына викторина уздырды. Өлкәннәребез аның сорауларына рәхәтләнеп җавап бирделәр. Дөрес җавап бирүчеләргә татлы бүләк тә эләкте. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Шунда ук өлкәннәр катнашында узачак концерт программасына әзерлекне дә башлап җибәрделәр. Монысы Олы Мәңгәр мәдәният йорты сәхнәсендә быел икенче тапкыр узачак. Әлеге эшне авыл ветераннар советы рәисе Хәлимә Закирова башлап йөри. Бәйрәм уңаеннан узган әлеге очрашуны оештыруда да аның өлеше бик зур. Яңалыкка омтылучан, һаман да яшь күңелле авылыбыз өлкәннәренә киләчәктә дә шушы дәртне сүндермичә яшәргшә язсын иде. Уңышлар аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев