Олы Мәңгәр сайлау участогында беренче тапкыр сайлаучылар 14 кеше
Олы Мәңгәр сайлау участогында эш иртәдән кайный бүген. Авыл халкы озак йоклап өйрәнмәгән, гадәти көндәге кебек , ял көне дә таңнан торып үз эшен карый. Ә бүген исә көне бигрәк тә истәлекле - Россия Федерациясе Президентын сайлаулар. Һәрвакыттагыча, авыл мәдәният йорты каршында җыр- музыка гөрләп тора. Килүчеләр берәмләп тә, гаиләләре...
Олы Мәңгәр сайлау участогында эш иртәдән кайный бүген. Авыл халкы озак йоклап өйрәнмәгән, гадәти көндәге кебек , ял көне дә таңнан торып үз эшен карый. Ә бүген исә көне бигрәк тә истәлекле - Россия Федерациясе Президентын сайлаулар.
Һәрвакыттагыча, авыл мәдәният йорты каршында җыр- музыка гөрләп тора. Килүчеләр берәмләп тә, гаиләләре белән бергәләп тә сайлауда катнашырга ашыга. Шунысын әйтергә кирәк, быел беренче тапкыр сайларга килүче 18 яше яңа туучылар саны Олы Мәңгәр сайлау участогында 14 кешене тәшкил итә. Шулар арасыннан, Иске Мәңгәр авылыныда яшәүче Альбина Камалованы фотога төшереп тә алдык. Һинд кызларыдай чибәр Альбинаның кәефе шәп. Сайлау участогына ул әтисе Рәшит, әнисе Дамира һәм апасы белән килгән.
Өлкәннәрнең "Асылташ" клубына йөрүчеләр дә президент сайлауларында актив катнаша. Без инде өлкән яшьтә дип тормаганнар, барысы да үз тавышларын биреп кайтып киттеләр.Өлкәннәр димәктән, Олы Мәңгәр сайлау участогы буенча иң өлкән сайлаучы Гайнетдинова Зөһрә апа күптән түгел генә 95 яшен тутырды. Аны һәм сеңлесе Сара апаны өенә килеп сайлаттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев