Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Өшкәтә, Түбән Бәрәскә, Олы Бәрәзә халкы да батырларны хөрмәтләде

Ул көннән соң 72ел гомер узган, тик берсе генә дә онытылмаган. Ничек онытасың аны, йөрәккә язылган. Сугышта башларын салганнарның исемнәре дә шул йөрәккә сыйган. Ә аның авырлыгын күтәреп яшәүчеләр генә белә. Олы Өшкәтә авылында булган митингта чыгыш ясаучы бердәнбер хатын-кыз ветеран Мөршидә апа Бәдыйгова ул көннәрне яхшы хәтерли. Үзенең чыгышында...

Ул көннән соң 72ел гомер узган, тик берсе генә дә онытылмаган. Ничек онытасың аны, йөрәккә язылган. Сугышта башларын салганнарның исемнәре дә шул йөрәккә сыйган. Ә аның авырлыгын күтәреп яшәүчеләр генә белә.

Олы Өшкәтә авылында булган митингта чыгыш ясаучы бердәнбер хатын-кыз ветеран Мөршидә апа Бәдыйгова ул көннәрне яхшы хәтерли. Үзенең чыгышында ул яшь буынга сугышның уен гына түгеллеген сөйләп, "Сугышта башын салучы бу батырлар онытылырга тиеш түгел...", - диде.

Онытыламы соң, кечкенә генә авылның үз кәһарманнары, үз әйдәманнары бар. Ленин исемендәге хуҗалык рәисе Илгиз Вилдан улы Хәйруллин белән киңәшләшеп эшләүләре дә сокландыра. Авылдашлары Илдар абый һәм аның улы Илнур ярдәме белән төзелгән обелиск каршында алар быел да Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршыладылар. Сафларны барладылар. Авылның яшәешен кайгырттылар. Илдар абый авылдашларын, хуҗалык җитәкчеләрен, авыл башлыгын бәйрәм белән котлаганнан соң, чисталык мәсьәләләренә дә, зиратларны чиста тоту кирәклегенә дә басым ясап, өмәләр үткәрергә чакырды. Сөйләшер сүзләр аз булмады. Бәйрәм белән бүгенге яшәеш бергә дәвам итте. Соңыннан фотога да төштеләр.

Түбән Бәрәскә авылы халкы да Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп узды. Хүҗалык идарәсе белән "Хәләл" кафе арасында бәйрәм тантанасына җыйналдылар. Шарлар күтәргән укучылар, авыл халкы, сугыш һәм тыл ветераннары батырларны искә алып, узган көннәрне барладылар. Сөйләүчеләр күп булды. Хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин, авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыхова авылдашларын бәйрәм белән котладылар. Концерт номерлары белән аралашып барган чыгышлар күзгә яшь тә китерде. Олы Бәрәзәдә дә бәйрәм чарасы узды.

Бәрәскә Бәрәскә инде ул, иманлы авыл, җитәкчеләре иманлы. Иман булган җирдә һәрвакыт зурлау була. Ветераннары да, сугышта катнашучылары да, тыл хезмәткәрләре дә, сугыш чоры балалары, сугыш ятимнәре дә кадерле монда. Бертөсле кадерле. Бүленмиләр, аерылмыйлар, кимсенмиләр. Чөнки хуҗалык 211 кешегә, барысы 211 алар, һәркайсына 1000 сумлык бүләк-пакет әзерләгән. "Хәләл" кафеда өстәл әзерләп,өлкәннәрне чәй табыны артына утыртканнар...

Күз яшьләре белән шатлана-шатлана сөйләүче өлкәннәрнең рәхмәте, теләге "Амиин" дигән сәгатькә туры килеп, хуҗалыкка, аның оештыручыларына меңе белән кайтсын. Менә шулай яшәү, менә шулай хөрмәтләү, менә шулай бер-береңне зурлау кирәк. Бәрәскә үрнәгендә яшәү җитми безгә, кадерләү җитми... Өйрәник!

С.Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев